Казан Мэры чемпионатны караучы күпмиллиардлы телевизион тамашачыларны Казанның туристлык потенциалы белән таныштыру бурычын йөкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калып бара. Ярышларда катнашу өчен 4301 спортчыдан һәм 160 илдәге делегация вәкилләреннән гаризалар кабул ителгән. Шушы кыска гына вакыт аралыгында ведомствоара багланышларны югары дәрәҗәдә башкарып, Татарстан башкаласына килүче шәрәфле кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алу өчен шәһәрне дөнья чемпионатына әзерләргә кирәк. Моннан тыш, әлеге мөмкинлектән файдаланып чемпионатны караучы күпмиллиардлы телевизион тамашачыларны Казанның туристлык потенциалы белән таныштыру мөһим. Әлеге фикерне шәһәр Мэры Илсур Метшин атна саен үтә торган аппарат киңәшмәсендә җиткерде.
Халыкара ярышларга әзерлек барышы белән “Спорт проектларын башкару дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директор урынбасары Азат Галиәхмәтов таныштырды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә ярышларда катнашу өчен 160 илдән 4301 спортчы һәм делегация вәкилләреннән гаризалар кабул ителгән.
“Спорт проектларын башкару дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директор урынбасары сүзләренчә, “Казан” халыкара аэропорты, шәһәрнең тимер юл вокзаллары - кунакларның рәсми килү пунктлары булып санала. Мәскәү авиачелтәрендәге “Шереметьево”, “Домодедово”, “Внуково” халыкара аэропортлары – транзит пунктлардан исәпләнә. Кунакларның күп өлеше һава юлы транспортын сайлаганга күрә, Мәскәү юнәлешенә рейслар саны артткан – көнгә 9-11 рейс башкарылачак. Истанбулга самолёт көн саен оча, 22-нче апрельдән Хельсинкига рейслар яңартылачак.
Чыгыш ясаучы чемпионатны транспорт белән тәэмин итү өчен туристлык төрендәге 132 автобус, 45 микроавтобус һәм 183 җиңел автомобиль кирәклеген әйтеп үтте. Клиент төркемнәрен йөртү өчен бүгенге көндә 136 маршрут әзерләнгән. А.Галиәхмәтов сүзләренчә, спортчыларны һәм ярыш кунакларын йөртә торган транспорт чараларына җәмәгать транспорты хәрәкәт итә торган полосадан йөрү мөмкинлеге биреләчәк. Сүз уңаеннан, автомобильләрнең бер өлеше дирекция карамагына күчкән һәм алар 15-нче апрель көнне уеннар башлануга 100 көн калу уңаеннан оештырылган автоузышта катнашачаклар. Транспорт темасын тәмамлап, чыгыш ясаучы чемпионат үткән вакытта ярышларга билет алган тамашачы шул көнне җәмәгать транспортында бушлай йөри ала икәнен әйтеп үтте. Волонтерлар өчен 54 йөрүне үз эченә алган юл йөрү билеты рәсмиләштереләчәк.
А.Галиәхмәтов хәбәр иткәнчә, оештыру комитеты төп чемпионатка килүче ФИНА семьялыгындагы 588 вәкилне һәм “Мастерс” категориясендәге чемпионатка килүче 348 кешене урнаштырырга бурычлы. Финанс чыгымнарын оештыру комитеты тулысынча үзе каплый. Аларның барысы да шәһәр отельләренә, Дөнья чемпионаты 2015 вакытында волонтерлар исә Спортчылар Авылына урнаштырылачак.
Транспорт һәм урнаштыру белән бәйле сораулардан тыш, чемпионат вакытында ашауны оештыру мәсьәләсе дә иң мөһимнәрдән санала Рәсми чемпионатта катнашучы спортчылар һәм команда вәкилләре Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе базасында урнашкан ресторанның өч катында да тукланачак, ә “Мастерс” категориясендәге спортчылар исә Казан теннис академиясе бинасында тукланачак”, - диде чыгыш ясаучы. Спортчылар өчен Европа тәгамнары, милли, хәләл ризыклар әзерләнәчәк. Һәр туклану үзәгендә вегетариан өстәле тәкъдим ителәчәк.
Авылда яшәүче спортчылар өчен өстәмә хезмәт – коры паёк тәкъдим ителәчәк. Спорт объектларында эшләүче волонтерлар өчен “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” муниципаль унитар предприятиесе җитештергән ланч-бокслар таратылачак. Чемпионат объектларында тамашачылар һәм аккредитацияләнгән затлар өчен туклану продукциясен сату оештырылачак.
Чыгышын тәмамлап, А.Галиәхмәтов 15-нче апрель көнне чемпионатның рәсми рәвештә ачылуына 100 көн калу уңаеннан төрле төрдәге тантаналы чаралар, шул исәптән “Мега” сәүдә-күңел ачу үзәгендә яңа билет офисы ачылачагын җиткерде.
Илсур Метшин Дөнья чемпионатына әзерлек эшләренә кагылышлы мәсьәләләргә бик җаваплы карарга кушты.
Шәһәр башлыгы чемпионатның шәһәр брендын арттыру өчен әһәмиятле вакыйга икәнен ассызыклады. “Чемпионатны күпмиллиардлы телевизион тамашачы караячак. Булачак туристларны җәлеп итү өчен бу уникаль шанс. Ләкин чемпионатның төп кунаклары - ул безнең казанлылар. Аларның күп санлы ярышларны карый алулары бик мөһим. Чөнки безгә иң атаклы спортчылар киләчәк. Аларның чыгышын карау – ул үзе бер зур тамаша”, - дип, приоритетлар куйды И.Метшин.
“Дөнья чемпионатына әзерлек һәм кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алу уңаеннан мөмкин һәм мөмкин булмаганны башкарып чыгарга безнең 100 көн калды”, - дип сүзен тәмамлады Мэр.