2015 елда Казанда 650 мең кв. метрдан артык урам һәм ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Бу елда Казанда 650 мең кв.метрдан артык урам һәм ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Төзекләндерү эшләре 215 йорт янындагы ишегалдына һәм 25 квартал эчендәге юлларга кагылачак. Бу елда Казанда планлаштырылган юл эшләре турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләп үтте.
Агымдагы елда республика бюджетыннан Казандагы юл эшләренә 1 млрд. сум акча бүленгән. “Әлеге сумманың 500 млн. сумы ишегалды территорияләренә һәм квартал эчендәге юлларга капиталь ремонт ясауга тотылачак, 300 млн. сумы – шәһәр юлларын ремонтлауга һәм 200 млн. сумы – бистәләрдәге юл челтәрен вак таш белән каплауга”, - дип җиткерде Игорь Куляжев.
“Главтатдортранс” әлеге эшләрнең заказчигы булып тора.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, ремонт үткәреләчәк ишегалды территорияләрен сайлаган вакытта асфальт-бетон катламының таушалганлыгы, күпме халык яшәве һәм йортларга ясалган капремонт исәпкә алынган.
Үткән еллардагы кебек үк, бистә юлларына зур игътибар биреләчәк. Бүгенге көндә 83 бистәдә 220 меңнән артык кеше яши. “Бу елда 35 бистәдә 250 мең кв. метр мәйдандагы 84 юлны вак таш белән каплау планлаштырыла”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Илсур Метшин, үз чиратында, бистә юллары ремонты ТР Президентының махсус контроле астында булуын билгеләп үтте.
Бу елда таушалган асфальт-бетон катламын яңарту буенча эшләрне 170 кв. метрда башкарачаклар. Бу елда әлеге программага кермәгән урамнарда юллардагы чокырларны ямау эше оештырылачак.
Илсур Метшин юлларны ремонтлау программасын дөнья чемпионаты алдыннан уздыруның әһәмиятлелеген билгеләп үтте. “Республика бюджетыннан бүленгән акчалар максималь рәвештә нәтиҗәле файдаланылачак. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты якынлашуны һәм күпләп кунаклар киләчәген исәпкә алып, әлеге планнарны без арттырып башкарырга тырышачакбыз. Әлеге эшне көндәлек шәхси контрольдә тотарга кирәк”, - диде Мэр һәм уңайлы һава торышы шартлары башлану белән эшкә тотынырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, бу елда ремонтланачак ишегалды территорияләре һәм квартал эчендәге юллар, юл участоклары Казан Мэриясе порталында урнаштырылган.