Казан Мэры, 8-нче номерлы маршрут буенча шәһәрлеләр белән үтеп, яңа троллейбусның сыйфатын сынап карады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казанда җәмәгать транспортының күчмә составы 100-гә якын кеше сыйдырышлы “Оптима-2” модельле заманча 15 троллейбус белән тулыландырылды. 8-нче номерлы маршрут буенча җибәрелгән яңа троллейбусны башка пассажирлар белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин да сынап карады.
“Метроэлектротранс” МУП директоры шәһәр җитәкчесенә хәбәр иткәнчә, бу елда күчмә составның инвентарь паркы 15 яңа троллейбуска ишәйгән, 7 ел эчендә исә, шул исәптән 2013 елгы Универсиада вакытында да, 132 яңа троллейбус сатып алынган. Сайлап алынган “Оптима-2” моделе Казан юлларында сыналган һәм бәя-сыйфаты ягыннан оптималь дип табылган.
"Метроэлектротранс” МУП хезмәткәрләре йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен югары дәрәҗәдәге уңайлылык иң күп таралган 1-нче номерлы һәм 8-нче номерлы маршрутлардагы яңа троллейбусларның өстенлеге булып тора дип саныйлар. Троллейбуслар заманча хәрәкәт куркынычсызлыгы системалары белән җиһазландырылган.
Илсур Метшин яңа троллейбусның уңайлылыгын шәхсән сынап карарга һәм шәһәрлеләрнең яңа модель турындагы фикерләрен белергә булды. Үзенең “сәфәрен” “Филармония” тукталышында башлаган шәһәр җитәкчесе троллейбус пассажирлары – 5 яшьлек Җәмәл һәм аның әбисе белән аралашып алды. Казанда яшәүче ханымның сүзләренә караганда, троллейбуслар даими һәм шактый еш йөреп тора икән, алар пассажирлар өчен уңайлы, бигрәк тә яңалары сөендерә.
Җәмәл дә әлеге транспорт төрен ярата торган булып чыкты, үскәч троллейбус йөртүчесе булырга теләгәнлеген җиткерде. Татарстан башкаласы Мэры аның карарын хуплады һәм Казанның киләчәге нәкъ менә троллейбус, трамвай, метро кебек экологик төрдәге транспортларда дип билгеләп үтте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә составны яңарту “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиенең киләчәктәге планнарында тора, бу исә шәһәр халкына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга, юл хәрәкәте иминлеген арттырырга һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсен кимететергә мөмкинлек бирәчәк.