Казан Мэры хәзерге вакытта архитектурага кагылышлы карарларны җентекләп уйлау мөмкинлеге бар икәнлеген әйтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Татарстан башкаласында шәһәр төзелешенә кагылышлы мәсьәләләргә бик җитди, ләкин шул ук вакытта креатив якын килергә кирәк. Әлеге өлкәдә кабул ителүче карарларның бәясе – шәһәрнең бүгенгесе һәм киләчәге. Әлеге фикерне бүген атна саен үтә торган аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Бүгенге аппарат киңәшмәсендә каралган мәсьәләләрнең берсе - Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак белән бүлек җитәкчесе Владимир Фомин таныштырды. “Мәскәү шәһәре Генераль планының Фәнни-тикшеренү һәм проект институты” белән генераль планны эшләү буенча төзелгән контрактны Владимир Фомин узган елның төп уңышы дип саный. Чыгыш ясаучы әлеге контрактның 2014 елдан алып 2018 елга кадәр дәвам итәчәген әйтте. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып генераль планнан тыш, яңа җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре эшләнәчәк. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта гамәлдә булган кагыйдәләр 1998 елда эшләнгән һәм алар 2007 елда кабул ителгән Генераль планга туры килмиләр.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 2015 елдан территорияне планлаштыру проекты мәҗбүри рәвештә булырга тиеш. Бу өлкәдә таләпләр катгыйланган. Үз чиратында, Казанда 2014 елда шәһәр дәрәҗәсендә төзүче хисабына территорияне планлаштыру проектын эшләү буенча чаралар кабул ителгән.
Моннан тыш, 2014 елда шәһәрдә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урын буенча торак төзелешенә таләпләр тагын да катгыйланган. “Ләкин шундый территорияләр бар, аларда планлаштыру проектын эшләү – шәһәр алдында торган бурыч булып санала. 2015 елда без шундый өч планлаштыру проектын – “Үзәк яр буе”, “Иске Аракчы-Игумново” һәм “Северный сәнәгать районы” проектларын эшләүне иң мөһим мәсьәлә дип саныйбыз, – диде В.Фомин.
Казан Мэры Илсур Метшин Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең шәһәрдә бик зур эш башкаручы иң төп бүлекчәләрнең берсе икәнен әйтеп үтте. “Икенче дәрәҗәдә эш башкаручы комитет һәм идарәләр, Башкарма комитет командасында икенче дәрәҗәдәге эшләр юк. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә әзерләнүче хаталарның бәясе, карарларның бәясе - бүгенге көн һәм шәһәрнең киләчәге. Сез шәһәрнең иртәгесе өчен җавап бирәсез, сезгә менә шундый бик зур җаваплылык йөкләнгән”, –диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры хәзерге вакытта архитектурага кагылышлы карарларны җентекләп уйлау мөмкинлеге бар икәнен әйтте. Әлеге карарларны гамәлгә ашыруда Казан, Татарстанның архитектура һәм проект институтлары хезмәткәрләреннән тыш, Россия һәм чит ил белгечләрен җәлеп итү мөмкинлекләре барлыгын да җиткерде. Шәһәр башлыгы шәһәр төзү мәсьәләлсе белән шөгыльләнүче барлык җитәкчеләргә үз эшләренә бик креатив һәм таләпчән карау бурычын йөкләде. “Төзүчеләр кыска гына вакыт аралыгында табыш алырга телиләр. Бизнес нәкъ менә шуның өчен төзелә дә инде. Нәтиҗәдә фатирлары кайнар камыр ризыклары кебек тиз арада сайланып беткәч безнең катгыйлык һәм таләпчәнлеккә төзүчеләр үзләре үк югары бәя бирәләр”, – диде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренчә, бүген гади торак төзү генә аз, бүген яшәү рәвешен булдырырга һәм аны сатарга кирәк. “Хәзерге эре уенчылар моны бик яхшы аңлыйлар, яшәү урыны буенча беренче чиратта кирәк булган социаль объектларны булдыру гына аз. Без тиешле күләмдә машина кую урыннары, спорт һәм балаларга уен мәйданчыклары, парк һәм скверлар булдыру кирәклеген аңлыйбыз. Һәр очракта да без үз дәрәҗәбезне арттырырга тиеш”, – диде Илсур Метшин һәм Казанда шәһәр төзүне үстерүдә башкарылучы эшләрне дәвам итү бурычын йөкләде.