2015 елда Казандагы туристик агым 2014 елдагыга караганда 15-18%-ка артачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 2015 елда Казанга 2,1 млн. турист киләчәк – бу исә 2014 ел белән чагыштырганда 15-18%-ка күбрәк дигән сүз. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, су тематикасында оештырылачак “Казандагы халыкара велотөн”, дөньядагы иң зур өчпочмаклы гастрономик фестиваль һәм акккошлы Кабан күлендә елга трамвайлары туристлар өчен аеруча да кызыксыну уятачаклар. Бүген шундый мәгълүматларны шәһәр туризмы үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры китерде, үз чыгышы барышында ул 2015-2017 елларга Казандагы туризм үсеше программасы һәм 2015 елга планнар турында сөйләп үтте.
Евгения Лодвигова программаның төп юнәлешләре булып 3 бурыч торганлыгын искәртеп үтте: Казанның туристик брендын булдыру һәм аны үстерү, туристик инфраструктура үсеше һәм туризмның перспективалы юнәлешләрен үстерү өстендә эшләү. Шәһәрне үстерү алдынгы илләргә, Кытай һәм Төркия базарларына юнәлдереләчәк.
Моннан кала, Е.Лодвигова шәһәрнең gokazan.ru туристик порталын модернизацияләү турында җиткерде. Ул шулай ук шәһәргә карата мөнәсәбәт-фикер сервис һәм туриндустрия персоналы квалификациясе дәрәҗәсеннән, Казан халкы арасында кунакчыллык тәрбиясеннән тора дип белдерде, моның өчен “I help Kazan” программасы эшләнелгән.
Докладчы шулай ук шәһәрнең актив рәвештә паломниклык, эшлекле, медицина, шәһәркүләм, мәдәни һәм гаилә кебек туризмның өстенлекле юнәлешләрен үстерергә планлаштыруын искәртеп үтте. Ахырда директор комитеты бу елда кертеләчәк туристик яңалыклар турында сөйләде.
Казанның туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү комитеты исәп-хисаплары буенча, 2015 елда Татарстан башкаласында 2,1 млн. турист булачак, бу исә 2014 ел белән чагыштырганда 15-18%-ка күбрәк дигән сүз.
Туризмны үстерү юнәлешендә эшләрне дәвам итү зарурлыгы, югары планкалар куярга кирәклеге турында Казан Мэры Илсур Метшин да белдерде. “2006-2007 елларда туризмны үстерү буенча программаны башлаган вакытта, һәм 1000-еллыктан соң безнең елына 460 мең турист була иде, без миллионга җитәбез дидек. Хәтерлим әле, елмаюлар бик шикле иде, әмма без моңа ирештек! Шуңа да 2 млн.-га, 3 млн.-га җитәргә дә күп калмады!”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
Аерым алганда, шәһәр җитәкчесе “Google Планета”ны өйрәнергә кушты, Казанны Барселона һәм Истанбул кебек шәһәрләр рәтенә чыгарырга чакырды. Сүз ахырында Мэр ял көне турларында гына тукталып калмаска кушты.
Фото gelio.livejournal.com сайтыннан алынды.