Район администрацияләре ай саен 100-120 тирәсе күп балалы гаиләне исемлеккә кертә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Соңгы өч елда Казанның күп балалы 2652 гаиләсенә бушлай җир биләмәләре бирелгән. Бүгенге көндә 6455 гаилә торак мәсьәләсен хәл итүдә өстенлек бирүче хокуклар турындагы исемлеккә кертелгән, моннан тыш 7530 яңа гариза теркәлгән. Казанда әлеге программаның гамәлгә ашырылуы турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комититы рәисе Ратмир Шәйдуллин сөйләде.
“Казанның күп балалы гаиләләре өчен җир биләмәләре Татарстанның Биектау районында – 1830 участокка исәпләнгән 300 га мәйданда һәм Лаеш районында – 1100 участокка исәпләнгән 166,688 га мәйданда шәхси торак төзелеш өчен дип бирелә. Җир биләмәләрен сайлап алу өчен 4149 гаилә чакырылган иде. Шуларның 2652се җир биләмәләрен сайлап алды, 1357 гаилә тәкъдим ителгән варианттан баш тартты, 9 гаилә карар кабул итү өчен вакыт сорады, 87 гаилә комиссия утырышына килмәде”,- дип сөйләде Ратмир Шәйдуллин.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бүген Казанда күп балалы гаиләләрнең саны арту сәбәпле җир биләмәләре җитми. Район администрацияләре ай саен 100-120 тирәсе күп балалы гаиләне исемлеккә кертә. 2012 елда әлеге исемлеккә 3150 гаилә кертелгән булса, бүген исә мондый гаиләләр саны 6455кә җитә. 2016 ел ахырына җир биләмәләренә ихтыяҗ 1005 га мәйданны тәшкил итәчәк. Якынча исәпләүләр буенча, Казанда күп балалы гаиләләр саны 11520гә җитәчәк. Әлеге гаиләләрне тәэмин итү өчен җир биләмәләренең 1843 га мәйданда булуы зарур”,- дип сөйләде Р.Шәйдуллин.
Бүгенге көндә җир биләмәләре белән тәэмин ителмәгән гаиләләр саны - 3525. Р.Шәйдуллин сүзләренчә, яңа территорияләрне эзләү әлеге гаиләләрнең торак мәсьәләсен чишүдә зур ярдәм булачак. Биектау районының Чернышевский авыл җирлегендә 1830 җир биләмәсе үзләштерелгән, Лаеш районында 1100 җир биләмәсен үзләштерү планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшин Казанда күп балалы гаиләләргә җир биләмәләрен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында зур эш башкарылганлыгын әйтеп үтте.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, программаның гамәлгә ашырылуында республика Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше аеруча зур. “Мәсьәләне уңай якка хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен Президентка олы рәхмәтемне белдерәм. Программа гамәлгә ашырыла башлаганчы республика милкендә җир биләмәләре күләме җитәрлек түгел иде. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча инвесторларны эзләү башланды. Бу бик әһәмиятле программа. Ничек кенә авыр булмасын, без аны гамәлгә ашырырга тиеш. Татарстан – Россиядә әлеге мәсьәләне хәл итүче азсанлы төбәкләрнең берсе”,- диде Мэр.