Илсур Метшин Административ-техник инспекция идарәсе урнашкан бинаны карады
Административ-техник инспекция идарәсе инспекторлары өчен барлык шартларда да булдырылган, дип исәпли Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Дементьев урамы, 2б адресы буенча Административ-техник инспекция идарәсе урнашкан төзекләндерелгән бинаны карады.
Административ-техник инспекция идарәсе инспекторлары өчен булдырылган шартлар белән танышты, башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. 1977 елда төзелгән 4 каттан торган әлеге бинаның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. м ны тәшкил итә. 2013 елда бинада төзекләндерү эшләре үткәрелә. Биредә җылылык системасы алыштырылган, суны исәпләү җайланмасы урнаштырылган. Эчке яктан косметик төзекләндерү эшләре башкарылган.
Хәзерге вакытта административ бинада Казанның Административ комиссиясе, “Бердәм Россия” партиясенең Авиатөзелеш районындагы бүлекчәсе, Административ-техник инспекция идарәсе эшли.
Казан Мэры төзекләндерү эшенең сыйфатын һәм бинада Административ-техник инспекция идарәсе белгечләре өчен тудырылган шартларны уңай бәяләде.