Казан Мэры йортларның беренче каты социаль инфраструктура объектлары өчен эшләнелгән булырга тиешлеген әйтеп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казанның Киров районындагы Залесный бистәсенә янәшә урнашкан “Салават күпере” торак микрорайонында төзелеш эшләре дәвам итә. Казан Мэры Илсур Метшин биредә торак йортлар һәм социаль инфраструктура объектларының төзелешен тикшерде. Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, төзелеш компанияләренең вәкилләре озата йөрделәр.
“Ак таш” ҖЧҖ, “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ, “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе карамагындагы төзелеш эшләре дүрт мәйданчыкта тулы көченә алып барыла. Биредә башкарылган эшләрнең иң күбесе “Ак таш”ка туры килә. Әлеге җәмгыять 5 йорт һәм мәктәп төзи. Килешү нигезендә төзү эшләре алып баручы калган 3 оешма да күрсәтелгән вакыт аралыгына туры китереп эшлиләр. “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе графиктан бераз калыша. Төзелеш алып барыла торган территория чүпле булганлыктан, аны чистарту өчен шактый вакыт сарыф ителде, дип аңлата алар.
Башка мәйданчыкларда йорт төзелеше белән бергә социаль инфраструктура объектлары өчен нигез чокыры казыла. “ГрэйтСтрой” җәмгыяте һәм “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе республика программасы буенча 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзи башлаган. Әлеге социаль объектлар беренче йортлар белән бергә кулланылышка тапшырылырга тиеш. Илсур Метшин әлеге оешма җитәкчеләренә эшне вакытында төгәлләп тапшырырга кушты. “Без халыкка ышандырганбыз икән, димәк, беренче йорт бу елның җәй аенда тапшырылырга тиеш. Биредә социаль инфраструктура булмаганлыктан, йортларның беренче катында почта хезмәте, банк бүлекчәсе, даруханә урнашырга тиеш. Без халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә бурычлы. Биредә яшәүчеләргә кирәкле хезмәтләр нәкъ менә алар яши торган урында күрсәтелергә тиеш. Моның өчен алар Мәскәү яки Киров районына йөри алмый ”, - дип фикерен белдерде Илсур Метшин.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, инженер челтәрләрне сузу һәм тоташтыруда бернинди каршылыклар да юк. Йортлар магистраль газүткәргечләрдән 100 метр читтә, ягъни куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләре буенча урнашканнар.
Йортлар төзү белән беррәттән биредә транспорт инфраструктурасын проектлаштыру да гамәлгә ашырыла. Торак комплекс территориясендә 7 автомобиль юлы салыначак. Инде өч юл салу схемасы әзерләнгән, дүрт юлның схемасы исә килешү өчен Дәүләт торак фондына юлланган.
Исегегезгә төшерәбез, “Салават күпере” торак комплексында беренче чиратта гомуми мәйданы 384 мең кв.м ны тәшкил итүче 6426 фатирга исәпләнгән 22 йорттан торган дүрт квартал төзелә. Беренчеләрдән булып төзелгән 11 торак йорт 2015 елның өченче кварталында кулланылышка тапшырылачак: беренче йорт исә августта кулланылышка тапшырылыр дип көтелә.