Казан Мэры медиарейтинг нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясендә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). 2015 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләрендәге башкала җитәкчеләре арасында «Медиалогия» мәгълүмати-аналитика системасы тарафыннан үткәрелгән медиарейтингта Казан Мэры Илсур Метшин беренче урынга чыкты.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 22 меңләп чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының хәзерге җитәкчеләре һәм администрация башлыклары керә.
Федераль һәм төбәк ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 1315,40 пунктны тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат чараларында Илсур Метшинның шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләренә карның вакытында чистартылырга тиешлеген әйтүе турында языла. “Авиатөзелеш” метро станциясен карау барышында шәһәр башлыгы метрога төшү юллары тышкы төзекләндерү предприятиеләре тарафыннан аерым игътибарда тотылырга тиешлеген әйтеп үткән.
Гыйнвар ае медиарейтингының икенче урынында – Саратов шәһәренең Мэры Олег Грищенко (963,20 пункт), өченче урында – Түбән Новгород шәһәре Мэры Олег Сорокин (600,06 пункт).
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Идел буе федераль округындагы башкала җитәкчеләре арасындагы айлык медиарейтингларда күп тапкыр беренчелекне саклап килде.