Башкала Ратушасында кризиска каршы шәһәр штабының беренче киңәйтелгән утырышы узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Бүген башкала Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә кризиска каршы шәһәр штабының беренче киңәйтелгән утырышы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырылган штабның бүгенге киңәшмәсендә Башкарма комитет бүлекчәләренең җитәкчеләре, Казан шәһәр Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, контроль-күзәтчелек, эшмәкәрлек органнары, банк берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук Россиянең әйдәүче икътисадчылары – ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко һәм «Неокономика» фәнни-тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе Олег Григорьев (Мәскәү) катнашты.
Илсур Метшин әйтеп үткәнчә штабның төп максаты - гадәти социаль һәм эшлекле тормышның төп күрсәткечләрен күзәтеп, нәтиҗә ясап бару, ягъни тормышның төрле өлкәләрен мониторинглау. Икътисади тотрыксызлык яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясамасын өчен тиешле чаралар күрү. Бигрәк тә гади халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү кирәклеген ассызыклады шәһәр башлыгы.
Штаб утырышында катнашучылар алдында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов шәһәр икътисады турында чыгыш ясады. Ул инфляция фонында Казандагы төп макроикътисади күрсәткечләрнең чагыштырмача уңай дәрәҗәдә булуы турында сөйләде.
Шәһәр прокуроры Рәфкат Уразбаев сәүдә оешмаларында тикшерелгән нәтиҗәләрне, ягъни бәяләрнең ни хәлдә булуы турында сөйләде. «Балалар ризыгы базарында хәлләр уңай бәяләнә, бәяләрнең артып китү очраклары сизелми. Дарулар базарында исә бәяләрне тиешле таләпләрдән арттырган оешмалар ачыкланды. Прокуратура органнарының төп игътибары соңгы айда азык-төлек базарына юнәтелгән иде. Көзге-кышкы чорда бәяләрнең күрсәтелгән таләпләрдән артып-китү китмәвен билгеләү өчен сәүдә челтәрләрендә зур күләмле тикшерүләр уздырылды. Гамәлдәге монополиягә каршы законнар җыелмасын бозу рөхсәт ителмәү турында 17 кисәтү җибәрелде», - диде прокурор.
Утырыш барышында Илсур Метшин чарада катнашучылар белән сәнәгать һәм банк өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты. Әлеге өлкәләрдә дә хәлләрнең һәрдаим күзәтү астында булырга тиешлеген әйтеп үтте.
«Шәһәрдә ныклык запасы булуына, сәнәгатьчеләребезнең һәм эшмәкәрләр командасының кризиска әзер булуына мин бик шат. Мэр буларак минем өчен иң мөһим бурыч - икътисади тотрыксызлык күзәтелгән заманда гади халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Штаб эшчәнлегендә катнашучылар Мэриянең кризиска каршы штаб утырышы үткәрүен югары бәяләделәр. «Әлеге адымны мин шәһәр җитәкчелегенең зирәклеген күрсәтүче дөрес гамәл дип саныйм. Күп төбәкләрдә мондый эшкә алынмыйлар. Икътисади тотрыксызлык чорында хәл ителмәслек мәсьәләләр дә килеп чыгарга мөмкин. Кризисның беренче билгеләре күренүгә мондый штабның эшли башлавы – бу бик кирәкле чара», - дип саный күренекле Россия икътисадчысы, «Неокономика» фәнни-тикшеренү үзәгенең җитәкчесе Олег Григорьев.
Очрашу ахырында Илсур Метшин кризиска каршы штаб утырышының киләчәктә ике форматта үтәчәген әйтеп үтте. «Эшлекле төркем форматында базар өлкәсендә һәм төрле социаль катламнар белән очрашулар оештырылачак. Киңәйтелгән форматта очрашулар оештырылганда эшлекле төркем тарафыннан җыелган аналитика буенча фикер алышып, кризиска каршы чаралар эшләнәчәк»,- диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, гыйнвар һәм февраль айларында эшлекле төркемнәрнең Казандагы ресторатор һәм отельерлар, шулай ук эре төзелеш вәкилләре белән очрашулары оештырылган иде.