Президентны Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булып кайтты. Президентны Казан Мэры Илсур Метшин, Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров озата йөрделәр.
Мәктәп Мәүлетов урамы, 5-нче йорт адресы буенча урнашкан һәм мәктәп эшчәнлеге 2014 елның 1-нче сентябреннән әзерлек елы («Foundation year») тәртибендә башланып китте.
Мәктәп комплексы ябылган 54-нче номерлы һөнәри юл-төзелеш лицее территориясендә урнашкан, берничә бина һәм тулай торакны үз эченә ала. Укыту биналарында капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән, ике катлы бинада башлангыч мәктәп укучылары өчен (беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфны кертеп) заманча укыту бүлмәләре булдырылган.
Комплексның дизайн-проекты Fielding Nair International (АКШ) архитекторлар төркеме тарафыннан башкарылган.
Башлангыч мәктәпнең директоры - Джейн Острандер (Jane Ostrander, АКШ).
Рөстәм Миңнеханов өчен Казан халыкара мәктәбен тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Джейн Острандер укыту процессын оештыру принциплары белән таныштырды, укытучылар штаты турында сөйләде. Мәктәптә Бөекбританиядән, Яңа Зеландия, Кытайдан һәм башка илләрдән килгән халыкара укытучылар командасы белем бирәчәк. Барлык фәннәр дә (математикадан тыш) инглиз телендә укытыла. Башлангыч мәктәптә алты яшьлек балалар укый. Сыйныфтагы укучылар саны 16 баладан да артмаска тиеш.
Алга таба Fielding Nair International архитекторлар төркеменең вәкиле чыгыш ясады. Ул Казан халыкара мәктәбе кампусының генераль планын тәкъдим итте. Мәүлетов урамы, 5-нче йорт адресы буенча урнашкан кампус дүрт бинаны үз эченә ала (мәктәп, студентлар үзәге һәм сәнгать студиясе, 600 урынга исәпләнгән театр залы, бассейнлы спорт үзәге). Биредә шулай ук рекреацион зона, парк зонасы һәм футбол кыры булдыру да каралган. Моннан тыш, урта һәм югары сыйныфлар өчен укыту бинасы Федосеев урамында урнашачак.
Татарстан Президенты уен һәм укыту бүлмәләрен җентекләп карады, мәктәп ашханәсенә кереп чыкты, укучылар белән аралашты.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановның игътибарын Казан халыкара мәктәбендә эшләү максаты белән чит илдән килгән укытучыларны һәм башка хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы фикерләр җәлеп иткән.