Шәһәр башлыгы Зәкиев сайлау округының сайлаучылары белән очрашты.
(Казан шәһәре, 20-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Азино-1» микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге чара 171-нче номерлы мәктәпнең актлар залында үтте. Шәһәр башлыгы үз округының сайлаучыларына бер ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде һәм азинолыларны 2015 ел өчен куелган бурычлар белән таныштырды.
Һәр депутат ел дәвамында башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тотарга тиеш. Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре Думасы рәисе Илсур Метшин Зәкиев сайлау округының депутаты. Мэр белән очрашуга 200дән артык кеше килгән иде. Аларның күбесе шәһәр башлыгына шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларына кагылышлы сораулар бирделәр.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, 2014 ел Казан өчен бик уңышлы һәм иҗади ел булган. Шулар арасыннан иң төп күрсәткечләрнең берсе - туучылар саны: үтеп киткән елда ТР башкаласында 22960 сабый дөньяга килгән.
ТР башкаласында гаиләләр тыныч кына бала табып тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган дип саный шәһәр башлыгы. Торак төзелеше моның ачык мисалы. Торак төзүдә төп программаларның берсе булган социаль ипотека күп кенә яшь гаиләләрне яшәү урыны белән тәэмин итә. «Салават күпере» һәм М-14 торак комплексында зур күләмдә баручы төзелеш гаиләләрне 60 мең км. м торак белән тәэмин итәчәк. Бу социаль ипотека буенча рекорд күрсәткечләр, дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Казанның ишегалларын һәм торак йортларны капиталь төзекләндерүгә килгәндә, 2014 елда 500 миллион сумга ишегаллары төзекләндерелгән. Үтеп киткән елда шулай ук бистәләрдәге юлларны төзекләндерү буенча да эш башланып киткән.
Илсур Метшин әйтеп үткәнчә, «Азино-1»дә торакны капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләренә 75-80 миллион тирәсе акча тотыла. Бүгенге көндә төзекләндерелгән скверлар саны буенча микрорайон лидерлар исемлегендә. Биредә ел саен яңа универсаль спорт мәйданчыклары кулланылышка тапшырыла. «Үтеп киткән елда без 20гә якын мәйданчык төзедек, бу ел әлеге сан 15кә җитәргә тиеш. Парк һәм скверларга килгәндә, 2015 елда Казанда 32 парк яңадан төзекләндерелеп, яңартылачак», - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы «Азино-1» сайлаучылары белән беренче тапкыр гына очрашмавын әйтеп үтте. «10 ел элек әлеге микрорайонда социаль инфраструктура, сәламәтлек саклау һәм спорт учреждениеләре юк дәрәҗәсендә иде. Соңгы 7 ел эчендә без Совет районында 27 балалар бакчасы төзедек. Шуларның 20се Азинода урнашкан. Бүгенге көндә 3 яше тулган балаларны бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Әлеге зур эш «Бәләкәч» дигән президент программасы ярдәмендә генә гамәлгә ашырыла алды. 2005 елдан без 82 яңа балалар бакчасын кулланылышка тапшырдык»,-дип сөйләде Илсур Метшин. Ул 2015 елда да шәһәрдә 20дән артык балалар бакчасы төзеләчәк дип ышандырды.
2014 елда Казанның мәктәп укучылары спорт бәйгеләрендәге уңышлары белән куандырганнар. Спорт олимпиадаларында җиңүләрнең абсолют саны буенча Казан, Мәскәү һәм Петербургтан кала, беренче тапкыр 3-нче урында. Менә инде 4 ел рәттән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла: 2015 елда шәһәрдә 19 белем бирү учреждениесен төзекләндерергә кирәк булачак.
Казанда зур спорт комплекслары белән беррәттән халык өчен якын-тирәдә урнашкан кечерәк спорт мәйданчыклары да тулы көчендә эшли. «Бу безнең сәясәт. Казанның Россиядә зур спорт комплекслары белән генә түгел, физик тәрбия белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән халык саны буенча да спорт башкаласына әйләнүен телибез»,- диде Илсур Метшин. 2014 ел нәтиҗәләре буенча яшәү озынлыгының күрсәткече – 72 яшьне тәшкил итә. Моның бик куанычлы хәл булуын әйтеп үтте Мэр.
Казан Мэры шәһәрнең сәнәгать тармагында да эшләрнең уңышлы баруын сөйләде. Әлеге өлкәдә 2013 ел белән чагыштырганда, 33,5 миллиард сумга күбрәк, ягъни 560 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.
Очрашу барышында шәһәр башлыгы микрорайонда яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирде. Бирелгән сораулар арасында ишегалларын кардан чистарту, шәһәрдә машина кую урыннары, торак белән идарә итү компанияләренә кагылышлы темалар иде. Моннан тыш, шәһәр транспортына кагылышлы сораулар да яңгырады. Яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан метроның яңа тармагы «Дубравная» станциясеннән 10-нчы микрорайон аша Азинога юнәләчәк, диде Мэр. Коммуналь хезмәтләргә түләү тарифлары үзгәрү сәбәпле килеп чыккан сорауларны хәл итү өчен шәһәр башлыгы чарага килүчеләр арасыннан төркем оештырып, үзе янына чакырды. Мәсьәләләр җентекләп тикшерелеп, бергәләп хәл ителәчәк, диде Илсур Метшин.
Үтеп киткән елга йомгак ясап, алдагы ел өчен планлаштырылган эшләргә күчкәндә шәһәр башлыгы илнең икътисади тотрыксызлык кичерүен әйтеп үтте. Ничек кенә булмасын башка төбәкләр белән чагыштырганда ТР башкаласы кризиска ныклап әзер, диде ул. Шәһәрнең кризиска каршы штабы да нәкъ менә шул максатларда эшли. «Президентыбыз, Хөкүмәтебез, безнең команда белән берлектә мондый хәлләрдән лаеклы чыгачакбыз»,- дип тәмамлады чыгышын Илсур Метшин.