«Гаҗәеп Казан» проекты су тематикасын төп эчтәлек итеп алган, Казансу һәм Кабан күле ярлары буйлап үтәчәк «Казанда велосипед төне - 2015»нең нигезе булып торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). «Гаҗәеп Казан» дип аталучы шәһәр велосипед маршруты РФ Мәдәният министрлыгы үткәргән Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, 15 млн. сум күләмендә грант отты. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан шәһәре Башкарма комитетының Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты рәисе Евгения Лодвигова хәбәр итте.
Вело- һәм җәяүлеләр маршрутын оештыру буенча проектларның Бөтенроссия бәйгесе Россия шәһәрләренең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән. «Бәйгегә Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән 178 проект тәкъдим ителгән иде. «Гаҗәеп Казан» алты проект арасында беренчеләрдән булды. Туризм өлкәсендә Казан беренче тапкыр федераль грант ота. Бу безнең өчен алыштыргысыз җиңү. Әлеге проект шәһәр ландшафтын, велосипед һәм җәяүлеләр хәрәкәте куркынычсызлыгын, яшел зоналарны саклау таләпләрен исәпкә алып эшләнгән. Ул Казанның күп кенә мәдәни һәм тарихи объектларын үз эченә ала», дип сөйләде Евгения Лодвигова.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, «Гаҗәеп Казан» су тематикасын төп эчтәлек итеп алган, Казансу һәм Кабан күле ярлары буйлап үтәчәк «Казанда велосипед төне - 2015»нең нигезе булып торачак.
Евгения Лодвигова сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 15 миллион сум күләмендә акча бүленеп биреләчәк. Шәһәр хакимиятенә велосипед юллары салу, өч телдә мобиль кушымта булдыру, шәһәр велопарклары һәм башка навигация элементлары һәм шәһәр төзелеше оештыру вазифалары йөкләнәчәк.
Илсур Метшин әйтеп үткәнчә, бәйгедә җиңү шәһәрдә велосипед челтәрен оештыру эшчәнлегендә мөһим адым булып тора. Шәһәр башлыгы велотөн үткәрүнең кирәклеген әйтеп үтте. Мондый чараларда катнашучыларның саны рекорд дәрәҗәсендә була һәм әлеге чаралар казанлыларны, шәһәр кунакларын Казанның истәлекле урыннары, мәдәни мирасы белән танышырга җирлек тудыра. Илсур Метшин Туризм үсешенә ярдәм итү комитетына спонсорлар белән эшчәнлекне оештыру бурычын йөкләде.