Илсур Метшин: "Казан күп кенә башка шәһәр округлары өчен локомотив булып кала бирә"
Казан Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бүләкләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Россиянең Төзелеш һәм торак- коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына һәм Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсенә бүләкләр тапшырды. Беренче еллык шәһәр төзелеше бәйгесе һәм «Россиянең иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр (авыл) җирлеге - 2013» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалганнан соң мондый нәтиҗәләр чыгарылган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
«Россиянең иң яхшы шәһәр округы исеме өчен Мактау дипломын бәйге нәтиҗәләре буенча безнең «тораклылар» алды. Беренче шәһәр төзелеше бәйгесендә без шулай ук махсус бүләккә ия булдык. Моның өчен без Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсенә рәхмәтле»,- диде Мэр.
Тулаем алганда, Илсур Метшин фикеренчә, Казан күп кенә башка шәһәр округлары һәм аларның җитәкчеләре өчен локомотив булып кала бирә. «Муниципалитетка йөкләнгән бурычларны без уңышлы хәл итәбез һәм ил буенча без иң яхшылардан саналабыз»,- дип, Мэр җиңүчеләрне котлады.