Казан Мэры Илсур Метшин Гаврилов урамында урнашкан боз аренасы булган күпфункцияле спорт сараенда төзелеш барышын тикшерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль). Гаврилов урамында төзелүче яңа спорткомплекста олылар һәм балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылып, әлеге сарай микрорайонда төп спорт үзәгенә әйләнергә тиеш. Мондый фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Яңа Савин районындагы 26-нчы номерлы торак микрорайонында төзелүче, боз аренасы булган күпфункцияле спорт сараен караганнан соң белдерде.
Шәһәр башлыгы белән бергә төзелеш барышын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, «Ак Барс» ХК эшләре буенча директор киңәшчесе, СССРның спорт мастеры, ТР атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре Равил Шәвәлиев, «Казаньцентрстрой» ААҖ генераль директоры Дмитрий Нунукин карадылар.
Исегезгә төшерәбез, боз сараен төзү мәйданчыгында нигез ташлары 2014 елның август аенда салынган иде. Микрорайонда яшәүчеләр өчен әлеге спорткомплекс төзелеше озак көткән иң куанычлы хәбәр. Биредә яшәүчеләр аны 30 ел көткән. Микрорайон территориясендә 9 меңнән артык яшәүчесе булган 48 торак йорт урнашкан. Ләкин якында гына бер спорт объекты да юк. Боз сараеның эшли башлавы әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итәчәк.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләре «гөрләп» бара – бинаның каркасын монтажлау тәмамланган, төзүчеләр түбәгә кагылышлы эшләр белән шөгыльләнәләр. Дмитрий Нунукин сүзләренә караганда, объекттагы барлык төзү эшләре бу елның 1-нче сентябрь аена тәмамланырга тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, проектка берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Конструкциянең гомуми биеклеге өч метрга киметелгән. Ләкин “кирәкле” биеклек шул килеш калган. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, кертелгән мондый үзгәрешләр бинаны җылыту системасы өчен файдалы булачак. “Бу үзгәреш нәтиҗәсендә без 120 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасын җылыта алачакбыз”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары.
Моннан тыш, бина фасады өчен башка төсләр сайланган. Беренче очракта бина өчен кызыл төс сайланган булса, хәзер, проект нигезендә соры, аксыл көрән төсләр тәкъдим ителә. Илсур Метшин төсләрне сайлауга аеруча игътибар итәргә кушты. Стиль яхшы уйланылган булырга тиеш, диде шәһәр башлыгы.
Мэр җитәкчелегендә күчмә утырышта катнашучылар спорткомплексны җиһазландыру өчен кулланылган элементларга кагылышлы мәсьәләләр турында да фикер алыштылар – трибунада тамашачы өчен урындыклар, хоккей мәйданчыгын әйләндереп алу өчен кирәкле материал, боз катыру машиналары, тимераякны кайрау өчен кайрагычлар, хоккей таблосы, тренажерлар һәм башка җиһазлар. Шәһәр башлыгы төзелеш барышында чит илдән кергән материалларның нинди күләмдә кулланылуы хакында да кызыксынды. Проеклаштыручыларның сүзләренчә, спорткомплекс төзелеше өчен, нигездә, илебездә җитештерелгән материаллар кулланылган, җиһазлар гына чит илдән кайтартылган.
Илгиз Фәхриев фикеренчә, спорткомплекс ачылганнан соң биредә якынча 500 тирәсе бала спорт белән шөгыльләнә алачак. Төп юнәлеш булып фигуралы шуу һәм хоккей тора, моннан тыш биредә аэробика, өстәл теннисы, фитнес белән дә шөгыльләнеп булачак. Шулай ук бию төркемнәре өчен урыннар һәм тренажер залы да каралган.
«Районда тыгыз урнашкан халык, балалар һәм яшь гаиләләр санын, биредә яшәүче пенсия яшендәгеләрне дә исәпкә алсак, биредә сәламәтлек өчен оештырылган төркемнәр төре бик күп булырга тиеш. Яшәү урыны буенча әлеге объект спорт тормышының үзәгенә әйләнергә тиеш. Яңа объекттагы һәр квадрат метрның халык өчен эшләве зарури», – дип ассызыклады Илсур Метшин.