Казан Мэры Илсур Метшин Рок йолдызының концертын карады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль). Шәһәр Мэриясе ярдәме белән оештырылган Казанның «The Road» Рок мәктәбе үзенең бишьеллыгын бәйрәм итә. Әлеге мәктәптә укучыларны һәм аларга сәнгатьнең әлеге төре өлкәсендә белем бирүчеләрне котларга дип Татарстан башкаласына «Воскресение» төркеменең музыканты Андрей Сапунов килде. Россиянең рок легендасы дип йөртелүче музыкант катнашындагы концертны бүген шәһәр башлыгы Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов та карады.
Исегезгә төшерәбез, рок мәктәбе барлыкка килгән Россия шәһәрләре арасында Казан беренчеләрдән санала. Ул әле күптән түгел генә 160 еллыгын бәйрәм иткән 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең базасында оештырылган. Хәзерге вакытта мәктәптә 100гә якын бала укый. Татарстан башкаласында мондый төр мәктәп барлыкка килгәннән соң, Россиянең башка төбәкләрендә дә мондый проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге мәктәпләргә сәләтле балалар һәм яшүсмерләр омтыла. Рок мәктәбененең эшчәнлеген Б.Гребенщиков, В.Самойлов, А.Сапунов кебек артистлар, АКШ һәм Италия рок мәктәпләре хуплап кабул итәләр. “Воскресение”, “Чиж и К”, “Ляпис Трубецкой”, “Тантра” төркемнәренең музыкантлары мәктәптә мастер-класслар да үткәргәннәр.
Концерт башланганчы Илсур Метшин уку сыйныфларын, репетиция залларын карап чыкты, яшь музыкантлар белән аралашты. Мәктәп директоры Айрат Яруллин мәктәпнең горурлыгы булган «Ca Va Bien» төркеме белән таныштырды. Төркем музыкантлары Россиянең бик күп сәхнәләрендә чыгыш ясап, беренче урыннар яулаганнар. Мэр өчен яшүсмерләр берничә көй уйнап күрсәттеләр, дискларын бүләк иттеләр. Илсур Метшин, үз чиратында яшьләрнең сәләтле икәнлекләрен ассызыклап, аларга иҗат уңышлары теләде. Мәктәп директоры Айрат Яруллин флейтачы кыз Арина Зыкованың яшь булуына да карамастан, Россия күләмендә үткәрелгән берничә бәйгедә лауреат исеменә лаек икәнлеген әйтеп үтте.
Мәктәп белән танышып чыкканнан соң Андрей Сапунов Илсур Метшинны «Я знаю…» дип исемләнгән соло концертын карарга чакырды. Концертта шулай ук “Воскресение” төркеменең музыкантлары Алексей Коробков (бәрмә уен коралы) һәм Дмитрий Леонтьев (бас-гитара), шулай ук Александр Слизунов (клавишлы) һ.б. катнашты. «Ca Va Bien» төркеме дә берничә җыр башкарды.
“The Road” Рок мәктәбе һәм Андрей Сапуновны күптәннән урнашкан иҗади дуслык җепләре бәйли. 2011 елда артист шәһәрнең иң зур мәйданчыкларының берсендә Рок мәктәбенең яшь йолдызлары - «Ca Va Bien» төркеме җырчылары белән берлектә зур концерт куйган иде инде.
«Казанның «The Road» Рок мәктәбе шәһәр Мэриясе ярдәме белән оештырылган иде. «Воскресение» төркеме әлеге мәктәп эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып яши. Рок ветераннарының яшьләребезгә битараф булмауларына без бик шат. Рок мәктәбе иҗади үрләр яулап, зур җиңүләргә ирешеп килә. Шәһәр җитәкчелегенең һәм рок йолдызларының ярдәме бу өлкәдә бик мөһим», - дип фикерен белдерде Айгөл Горнышева.