Казан Мэры Илсур Метшин алынган бүләкнең проектны гамәлгә ашыруда беренче адымнар икәнен искәртеп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Казанның Адмирал бистәсен үстерү проекты РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Беренче еллык шәһәр төзелеше конкурсы нәтиҗәләре буенча “Территорияләрне комплекслы үзләштерүдә иң яхшы проект” номинациясендә махсус бүләккә ия булды. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов җиткерде.
Д.Фәттахов сүзләренчә, шәһәр төзелеше конкурсы 2014 елның декабрь аенда игълан ителгән. Конкурсның төп максаты – шәһәр төзелеше өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм әлеге тәҗрибәләрне РФнең башка төбәкләрендә дә куллану. Мәскәүдә узган IV Россия инвестиция-төзелеш форумы кысаларында конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалган.
Дамир Фәттахов әйтеп үткәнчә, Адмирал бистәсен үстерү проекты конкурсның комиссия рәисе - РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Менюга презентация рәвешендә тәкъдим ителгән. Төзелеш тармагындагы иң яхшы белгечләрдән тупланган бәяләү коммисиясе әгъзалары Адмирал бистәсен үстерү проектын “Территорияләрне комплекслы үзләштерүдә иң яхшы проект” номинациясендә бүләкләү турындагы карарны бертавыштан кабул иткәннәр. Адмирал бистәсен үстерү проекты шулай ук Россия Федерациясенең иң яхшы шәһәр төзелеше практикасы каталогына кертелгән.
Ул Казан Мэры Илсур Метшинга һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Адмирал бистәсен үстерүгә һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтен җиткерде. “Әлеге бүләк – безнең беренче уртак җиңүебез һәм алдагы эшчәнлегебездә уңышларга ирешү өчен яхшы этәргеч булып тора”, - дип ассызыклады Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов.
Казан Мэры Илсур Метшин алынган бүләкнең проектны гамәлгә ашыруда беренче адымнар икәнен искәртеп үтте. “Якын арада Адмирал бистәсенә 300 ел булачак. Күләмле проектларны гамәлгә ашыру өчен бик уңайлы вакытлар түгел. Ләкин максат куелырга тиеш һәм бергәләп эшләү зарур. Адмирал бистәсен үстерү проектының РФ Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнүе безнең өчен бик мөһим”,- диде шәһәр башлыгы һәм проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
Белешмә өчен
IV Россия инвестиция-төзелеш форумы Мәскәүдә 11-12 февраль көннәрендә узды. Форумда күргәзмә экспозициясе эшләгән. Биредә Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән җыелган инвестиция төзелеш проектлары урнаштырылган. Барлыгы 250 экспонент. Әлеге экспонентлар арасында РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган Шәһәр төзелеше конкурсында финалга чыккан 41 инвестиция проекты да булган.