Валерий Корнеев "Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен" аерым...
Валерий Корнеевка хөрмәтләү билгесен Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль. ТР башкаласының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең элеккеге директоры Валерий Корнеев “Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Әлеге хөрмәтләү билгесен Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Валерий Корнеев, озак еллар дәвамында Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә директор вазифасын башкара һәм 65 яшендә генә лаеклы ялга китү турында карар кабул итә. Илсур Метшин аңа намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Валерий Корнеевка “Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды. Шәһәр башлыгы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең элеккеге директорына сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Валерий Корнеев исә үз эшчәнлегенә бирелгән бәя өчен шәһәр башлыгына рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең директоры Валерий Корнеев урынына Казанның Идел буе районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең филиалын җитәкләгән Марат Хәйруллин билгеләнде.