Конкурс сайтында көн саен 20 меңгә якын кеше тавыш биргән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Яңа ел алдыннан башланган, шәһәрне бәйрәмчә матур итеп бизәү максатыннан оештырылган “Казан утлары” бәйгесенә 500 меңнән артык тавыш бирелгән. Конкурс сайтында көн саен 20 меңгә якын кеше тавыш биргән. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов җиткерде.
“Казан утлары” дип исемләнгән бәйрәмчә бизәү конкурсында шәһәр халкы һәм эшмәкәрлек берләшмәләре вәкилләре катнашкан. “Декабрь ае дәвамында конкурс сайтында 86 катнашучы теркәлү үткән. Конкурста катнашучыларның һәрберсе шәһәр киңлекләрен бизәүдә үз өлешләрен кертте. Катнашучылар арасында сәүдә үзәкләре, банклар, район администрацияләре, мәгариф учреждениеләре, балалар бакчалары һәм мәктәпләр иде. Катнашучылар кызыксыну белдереп бәйге турында үзләренең клиентларына дә сөйләгәннәр. Бу максат өчен хәтта социаль челтәрләрдән дә файдаланганнар”, - дип сөйләде Иван Кузнецов.
Казанлылар «Иң яхшы фасад», «Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы холл» һәм «Иң яхшы витрина» номинацияләре өчен тавыш биргәннәр. Иван Кузнецов сүзләренә караганда, көн саен 20 меңгә якын кеше тавыш биргән. Бәйгегә барлыгы 500 меңнән артык тавыш бирелгән. «Иң яхшы фасад» номинациясендә «Сбербанк», «Татсоцбанк» биналары, Кооператив институты лидерлар исемлегендә. «Иң яхшы холл» номинациясендә исә «Fix», «Fun 24» компанияләре, «Метро кэш энд керри» сәүдә үзәге лидерлык итә, Химиклар мәдәният сарае янындагы яңа ел ярминкәсе, 129-нчы номерлы мәктәп янындагы ишегалды “Иң яхшы ишегалды” номинациясендә лидерлар исемлегендә”, - диде Иван Кузнецов.
Нәтиҗәләр һәм җиңүчеләр исемлеге якын арада мәгълүм булачак. Бәйге исә ел саен үткәрелер дип фаразлана.
Илсур Метшин казанлыларга конкурска карата булган кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.