Илсур Метшин эшмәкәрләр белән ачыктан-ачык сөйләшү өчен очрашачак
Очрашуда катнашучылар берничә мәсьәлә буенча фикер алышачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). 26-нчы февральдә Казан Мэры Илсур Метшин “Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” хакимият органнары җитәкчеләре белән эшмәкәрлек вәкилләренең даими очрашулары сериясе кысаларында Татарстан башкаласы эшмәкәрләре белән очрашачак.
Проект 2014 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча булдырыла. Проект инициаторы – ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов. Очрашуда катнашучылар хакимият органнары җитәкчеләренә конкрет сораулар бирәләр.
Проект кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, янгын күзәтчелеге буенча ТР баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев, Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы буенча куллланучылар хокукларын һәм кешеләр иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм башка хакимият вәкилләре белән очрашулар үтте.
Казан җитәкчесе белән очрашуда катнашыр өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.