ТР башкаласы җитәкчесе әлеге категориягә караган шәһәрлеләргә аерым игътибар бирергә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Казан кебек студентлар шәһәре өчен яшь галимнәр бик тә әһәмиятле булып тора, һәм аның администрациясе аларга аеруча зур игътибар бирергә тиеш. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин яшь галимнәр Гадел Фәхретдинов һәм Гөлнара Сабированың яңа фатирларына барган вакытта шундый фикер әйтте.
Яшь гаиләнең ничек яшәп китүләре белән танышырга Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов та килгән иде.
Чистай урамы 72-нче номерлы йортның фатирын яшь гаилә “Шәһәрлеләргә фатир” программасы буенча яшь галимнәргә бүлеп бирелгән квота буенча алган. Билгеләп үтәргә кирәк, Гөланара Сабирова КФУ ректорының ярдәмчесе булып эшли, ә Гадел Фәхретдинов – техник фәннәр кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының металл конструкцияләр һәм корылмаларны сынау кафедрасы ассистенты. Г.Фәхретдинов уйлап табу буенча 12 патент иясе, төрле республика конкурслары җиңүчесе һәм лауреаты, 2010 елда Казан Мэрының стипендиаты, 2011-2012 елларда РФ Хөкүмәте стипендиаты булган.
Илсур Метшин 2009 елда Казанда “Шәһәрлеләргә торак” программасы кысаларында яшь галимнәр өчен аерым квота бирелү карары турында искәртеп үтте. “Шуннан бирле без 13 гаиләне тораклы иттек. Бу – яшь фәнни хезмәткәрләр өчен җитди ярдәм. Казан кебек студентлар шәһәрендә галимнәр бик тә кирәк, ә яшь галимнәр – без игътибар бирергә тиешле аерым категория”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры бу елда “Салават Күпере” торак комплексында зур күләмдә торак тапшыру планлаштырылганлыгын билгеләп үтте.
Гадел Фәхретдинов яшь галимнәр өчен торак мәсьәләсе бик тә әһәмиятле мәсьәлә булуын билгеләп үтте. “Безнең гаилә төзелүендә торак мөһим фактор булып торды”, - дип өстәде ул. Яшь галим сүзләренә караганда, фәнни хезмәткәрләр өчен ташламалы торак программасы аларга фән белән шөгыльләнергә һәм гаиләсен дә кайгыртырга мөмкинлек бирә. “Бу безгә үз шәһәребездә калыр өчен, үз хезмәтләребезнең җимешләрен китерер өчен мотивация булып тора”, - диде Гадел Фәхретдинов.
Очрашу азагында Илсур Метшин яшьләргә гаиләләренең тизрәк тулылануын теләде. Әлеге фатирдан ерак түгел генә ике балалар бакчасы барлыгын билгеләп үтте, димәк, балаларны бирегә урнаштырып булачак. Шулай ук тиздән яр буе төзекләндереләчәк, бала коляскасы белән йөрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шулай ук шәһәр җитәкчесе яшь гаиләгә бүләк – чәй сервисы һәм Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры тамашаларына билетлар бирде.