Казан Мэры Парин һәм Карбышев урамнарындагы ишегалларын кардан чистарту эшен карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин иртән иртүк Парин урамы буенча 22-нче номерлы йорт һәм Карбышев урамы буенча 61-нче номерлы йорт ишегалларында карны чистарту барышын карап кайтты. Күчмә киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, тротуарларда калдырылган машиналар Казан ишегалларындагы карны вакытында чистарту эшен кыенлаштыралар. Шәһәр җитәкчесе хезмәт күрсәтә торган оешмаларны халык белән аңлату эшләре алып барырга чакырды.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе бүлеге башлыгы Рөстәм Гафаров һәм хезмәт күрәтә торган оешма вәкилләре катнаштылар.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, Парин ур., 22 һәм Карбышев ур., 61 йортларының ишегалларында карны чистарту өчен бер үк оешма җавап бирә. Әмма автомобильләрне тротуарлардан алып кую үтенеченә бөтен кеше дә аңлап карамый. “Ике йорт янәшә генә урнашкан, әмма чистарту сыйфаты икесенеке ике төрле. Шикаятьләр даими рәвештә килеп тора, әйтик, автомобильләрне тротуарлардан алып кую үтенеченә Карбышев ур., 61 йортында яшәүчеләр уңай карасалар, Парин ур., 22 йортта яшәүчеләр аны инкарь итәләр”, - дип билгеләп үтте ТКХ комитеты рәисе.
Иң күп шикаятьләр килгән йортта яшәүчеләр белән даими рәвештә җыелышлар үткәрелә, тротуарларда машиналарны үткәрми торган чикләүләр кую мөмкинлеге буенча фикер алышалар. Әмма барлык автомобиль йөртүчеләр дә әлеге идеяне интузиазм белән кабул итәргә ашыгып тормый. Карның вакытында чистартылмавында хезмәт күрсәтә торган оешмалар һәм ишегалды җыештыручылар гына түгел, ә халыкның моңа мөнәсәбәте дә зур роль уйнаганлыгын билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тротуарларда хәрәкәт итү һәм парковка административ хокук бозу булып тора, аның өчен 2 мең сум күләмендә штраф салу каралган. “Автомобильләрен подъезд төпләрендә һәм тротуарларда калдырган машина йөртүчеләр турында “Халык контроле” һәм “Халык инспекторы” системаларына хәбәр итәргә кирәк. Тәртип бозу фактларын теркәгәннән соң, беркетмә төзү яисә эвакуацияләү турында карар кабул ителә”, - дип сөйләде Рөстәм Ибраһимов.
Казан Мэры сүзләренә караганда, штрафлар белән генә ишегалларында тәртип урнаштырып булмый – халык ягыннан да аңлау кирәк. Шәһәр җитәкчесе район башлыкларына хезмәт күрсәтә торган оешмалар һәм йорт буенча җаваплы булып торган кешеләр белән даими рәвештә җыелышлар үткәрергә һәм билгеле бер нәтиҗә бирерлек карарлар кабул итәргә чакырды.