Рөстәм Миңнеханов "Ашан"ның Россиядәге генераль директоры Вильгельм Убнер белән очрашты
Әлеге рәсми чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ашан»ның Россиядәге генераль директоры Вильгельм Убнер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Әлеге рәсми чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хайруллин, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Господин Убнер Рөстәм Миңнехановка үзе белән шәхси танышу мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәтен җиткерде һәм кыскача «Ашан» француз компаниясенең үз ватанында һәм Россиядә алга таба үсеш планнары турында сөйләде.
Очрашу барышында ике як та Татарстанда «Ашан» челтәренең үсеше алга таба уңышлы булуы турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.