ТР Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше өчен 10 елга алдан җир биләмәләре белән тәэмин ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Бүгенге көндә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше өчен 410 га мәйдандагы җир биләмәләре бирелде, шулай ук 7,6 га мәйдандагы җир биләмәләре кулланылышка тапшырылырга әзер. Әлеге мәйданда якынча 27 мең фатир төзеп була. Шулай итеп, Дәүләт торак фонды 10 елга алдан җир биләмәләре белән тәэмин ителгән. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең Шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов сөйләде.
А.Нигъмәтҗанов сүзләренчә, Казанда шәһәр халкын торак белән тәэмин итү күрсәткечләре елдан-ел үсә. 2013 елда бу күрсәткеч бер кеше өчен 23,3 кв.м. булса, 2014 елда исә 23,84 кв.м.га кадәр арткан. Моннан тыш, генераль план буенча, 2050 елга әлеге күрсәткеч 39 кв.м. булырга тиеш.
Чыгыш ясаучы сүзләренчә, 2014 елда Казанда барлыгы 801 мең кв.м торак төзелгән, шул исәптән 616 мең кв.м күп фатирлы торак һәм 184 мең кв.м.дан артык шәхси торак төзелгән. Күп фатирлы торак арасында социаль ипотека программасы буенча 1083 фатирлы 5 торак йорт кулланылышка тапшырылган. Шулай ук 2 йорттагы 21 фатир социаль программа буенча бирелгән.
“Бүгенге көндә Дәүләт торак фондына Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан 410 га мәйдандагы җир биләмәләре бирелде, шулай ук 7,6 га мәйдандагы җир биләмәләре кулланылышка тапшырылырга әзер. Әлеге мәйданда якынча 27 мең фатир төзеп була. Шулай итеп, без җир биләмәләрен берьярым темпта үзләштергән очракта да, Дәүләт торак фонды 10 елга алдан җир биләмәләре белән тәэмин ителгән”,- дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
Киләсе ел төзелеш тармагы өчен шулай ук бик уңышлы ел булачак. “Салават күпере” торак районында төзелеш буенча бик зур эшләр алып барыла. Биредә 6426 фатирдан торган 22 йорт төзелә. М-14 торак комплексында һәрберсе 255 фатирдан торучы 2 торак йорт һәм 90 фатирлы тагын бер йорт төзелә. “Арендага бирелүче торак базарын үстерү” кече программасын гамәлгә ашыру кысаларында бу елның беренче кварталында Журналистлар урамында 44 фатирга исәпләнгән, Горький шоссесында 220 фатирга исәпләнгән һәм Айдаров урамында 123 фатирга исәпләнгән торак йортлар кулланылышка тапшырылачак, дип фикерен белдерде Азат Нигъмәтҗанов.
“Төзелеш комплексы – безнең шәһәребезнең муллык, иркен тормыш күрсәткече. Республикада төзелгән торак һәм социаль объектларның саны, шулай ук сыйфат һәм объектларның күрсәтелгән вакыт аралыгында әзер булуы Россия төзелеш тармагы өчен дә үрнәк булып тора. Төзүчеләр алдына ТР Президенты, яшәүчеләр һәм тормыш үзе куйган бурычлар сыйфатлы һәм вакытында башкарыла”, - дип, Илсур Метшин төзүчеләрнең хезмәтләрен бәяләп үтте. Торак төзелешендә иң алдынгы технологияләр кулланылып эшләвен дә әйтеп үтте ул.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, икътисади тотрыксызлык күзәтелгән бу заманда төзелеш материалларына, шул исәптән металларга да бәяләр чиктән тыш артып китәргә тиеш түгел. Моның өчен, Мэр фикеренчә, тиешле контроль хезмәтләренең әлеге мәсьәләне аерым игътибарга алулары сорала.
“Торак базары – шәһәр үсешенең төп тармакларыннан берсе. Шуңа күрә җитәкчеләрнең хезмәт урыннарын саклап калулары һәм торак төзелеше күләменең кимемәве бик куанычлы хәл”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.