Казан Мэры халык белән аңлашып эшләргә һәм ишегалларында машиналарны калдыру аркасында карны чистартуга комачаулык тудырган проблеманы уңай чишәргә чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Ишегалларын сыйфатлы итеп һәм вакытында кардан чистарту өчен Казанның идарәче компанияләренә халык белән аңлашып эшләргә кирәк, шул чакта шәһәрлеләр дә машиналарын ишегалларында калдырып, ишегалларын җыештыру эшенә комачаулык тудырмас иделәр. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, узган атна карлы һәм буранлы булды, бу исә берничә федераль трассаларның ябылуына да китерде. Шуңа да карамастан, шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, юл хезмәтләре юл чистарту буенча үзләренең вазифаларын башкара алдылар. “Барлык юл хезмәткәрләре дә бөтен көчен куеп эшләде. Зур канәгатьлелек белән шуны билгеләп үтеп була, юлларны чистарту эше норматив срокларда башкарылды, хәрәкәт эш режимында булды”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Шәһәрдә әле дә карны чистарту һәм чыгару буенча эшләр дәвам итә. Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 6,6 тоннага якын кар чыгарылган. Әлеге эштә 340 юл эшчесе һәм 552 махсус техника берәмлеге катнашты.
Шулай да, Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, урамнарны чистартудан аермалы буларак, ишегалларын җыештыру әле дә җиңелләрдән түгел, шуңа бәйле рәвештә “Халык контроле”нә һәм Мэрның интернет аша кабул итү бүлегенә әлеге мәсьәлә буенча шикаятьләр күп килә.
Шәһәр җитәкчесе ишегалларын җыештыруда кечкенә габаритлы техниканы куллану зур ярдәм булып торганлыгын билгеләп үтте, ул кыска вакыт аралыгында территорияне сыйфатлы итеп чистартырга мөмкинлек бирә.
Ишегалларының вакытында чистартылмавында һәм сыйфатсыз эшләнүендәге төп сәбәп дип Илсур Метшин ишегалларында калдырылган машиналарны атады, алар чистарту эшләренә комачаулык тудыралар һәм кечкенә габаритлы техника үтеп керә алмаслык итеп куелалар. “Күрсәткеч булып торырлык ишегаллары юк түгел, биредә идарәче компанияләр халык белән аңлашып эшлиләр, шуңа да эшләре дә оешкан төстә бара”, - диде И.Метшин һәм бу юнәлештә эшне җайга салырга чакырды.
“Сораулар һәрвакытта да булачак – барлык 5200 күпфатирлы йортка да җаваплы ишегалды җыештыручылар һәм хезмәт күрсәтә торган оешмалар туры килмәскә дә мөмкин. Әмма без һәрвакытта да эш гөрләп баручы компанияләрне күздә тотарга тиешбез”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр җитәкчесе һәм әлеге мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтергә кушты.