Бу елда 165 мең казанлы диспансеризация үтәргә тиеш, ягъни шәһәрлеләрнең 22%.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Бу елда 165 мең казанлыга диспансеризация үтәргә туры киләчәк, бу исә шәһәрнең 22% халкы дигән сүз. Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына профилактика үткәрү максатыннан диспансеризацияне даими һәм вакытында үтүнең әһәмиятлелеге турында бүгенге эшлекле вакытында ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов билгеләп үтте.
Р.Әхмәтов искәртеп үткәнчә, узган ел шәһәрдә диспансеризация үтү планы 67%ка башкарылган, аннан алдагы елда исә бу күрсәткеч нибары 47% кына булган. “Без гел алга барабыз, әмма безгә 100% күрсәткечле диспансеризация кирәк. Бу елда шәһәрлеләрнең 22% үтәргә тиеш – 165 мең казанлы”, - дип хәбәр итте Сәламәтлекне саклау идарәсе җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, диспансеризация үтәргә тиешле шәһәрлеләрнең яше – 18 яшьтән алып башлана. Диспансеризация үткән кешеләргә авыруларны дәвалау һәм профилактика буенча тәкъдимнәр бирелә, шулай ук, кирәк очракта, алга таба тикшерүләр узар өчен юллама да бирәләр.
Рамил Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Сәламәтлекне саклау буенча дөньякүләм оешма мәгълүматларына караганда, узган гасырның 50-нчы елларыннан башлап йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, яман шеш һәм шикәр авырулары белән беррәттән, иң җитди авырулар рәтендә баралар.
Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, үлү очракларын киметү һәм гомер озынлылыгын арттыру өчен, сәламәтлекне саклау системасын камилләштерүдән кала, кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып бара алсыннар өчен кирәкле шартлар булдыру кирәк. “Сәламәт яшәү рәвешенең төп кануннары: тәмәке тартудан баш тарту, алкоголь эчемлекләр кулланмау, физик активлык турында онытмау, зур тән авырлыгыннан качу һәм дөрес итеп туклану. Клиник практика күрсәткәнчә, әлеге кануннарны тоткан кешеләр 50 яшьтә дә үзләрен яшьтәшләренә караганда яхшырак хис итәләр”, - диде Рамил Әхмәтов.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның әһәмиятлелеген Илсур Метшин да билгеләп үтте. “Хәзерге медицинанынң дәрәҗәсе буенча проблеманы вакытында ачыклау һәм аны чишә алу мөмкин эш. Әмма сәламәт яшәү рәвеше алып барып, дөрес тукланып һәм үз организмыңны дөрес карап кына үзеңне авырулардан саклап була”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Шәһәр башлыгы Казанның спорт инфраструктурасы объектлары саны буенча гына түгел, ә спорт белән шөгыльләнүче һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны белән дә спорт башкаласы булуын теләвен җиткерде. “Сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк. Әмма беркайчан да үлчәүгә басарга, кан басымын үлчәргә һәм бүгеннән яңа, сәламәт яшәү рәвешле тормыш башлау соң түгел”, - дип билгеләде Казан Мэры.