2014 елда гражданнардан Казан Мэрына һәм Башкарма комитетка 63012 мөрәҗәгать юлланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Узган ел Казан шәһәре Башкарма комитетына рәхмәт белдереп юлланган мөрәҗәгатьләр саны, 2011 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан. Казанлылар ишек алларын төзекләндергән, спорт мәйданчыклары ачылган өчен, ишегалларында уздырылган концертлар һәм ветераннарга булган игътибарлы караш өчен рәхмәт белдерәләр. 2014 елда Казан шәһәре Башкарма комитетында гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү тәртибе һәм 2015 елга корылган планнар турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Эш башкару идарәсе җитәкчесе Надежда Казаринова сөйләде.
Н.Казаринова хәбәр иткәнчә, 2014 ел дәвамында гражданнардан Казан Мэрына – 23627, Башкарма комитетка 39385 мөрәҗәгать юлланган. Барлыгы 63012 мөрәҗәгать теркәлгән. Шуларның 20099 – Казан Мэрының интернет-кабул итү хезмәтенә юлланган шәһәр халкы мөрәҗәгатьләре. 1446 мөрәҗәгать исә «Эфир» телекомпаниясенең «Тема» программасы кысаларында кабул ителгән.
Надежда Казаринова сүзләренчә, «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» программасының дүрт ел эшләве дәверендә беренче тапкыр гражданнар мөрәҗәгатенең гомуми саны кимүе күзәтелә. 2013 елда үткән Универсиада алдыннан бик күп чаралар уздырылуы, төзекләндерү эшләре, шәһәрне яшелләндерү, транспорт чишелешен булдыру, торак йортларны, юлларны, мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләренең күпләп башкарылуы шәһәр халкы өчен канәгатьләнерлек булган һәм шунлыктан мөрәҗәгатьләр саны кимегән, дип исәпли Эш башкару идарәсе җитәкчесе.
2014 елда гражданнар барыннан да бигрәк торак-коммуналь хуҗалыкка (22%) бәйле, шәһәрне төзекләндерүгә (11%) кагылышлы, мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия (9%) буенча, халыкны транспорт белән тәэмин итүгә (7%) кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр. Моннан тыш, Н.Казаринова билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүгә кагылышлы сораулар, узган ел белән чагыштырганда 8%ка кимегән. Федераль, республика, шәһәр программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә торак шартларын яхшыртуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны да кимегән: 2009 елда аларның күләме 23%ны тәшкил итсә, 2014 елда әлеге күрсәткеч 6%ка кадәр кимегән.
Казан шәһәре Башкарма комитетында гражданнарны кабул итүгә аерым игътибар бирелә. «Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, атнаның һәр сишәмбе көнендә сәгать 14.00дә җитәкчеләр гражданнарны кабул итә»,- диде чыгыш ясаучы. Узган ел гражданнарны кабул итү берничә тапкыр эш урыннарыннан читтә оештырылган. Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 29 апреленнән 936-нчы номерлы боерыгын үтәү максатыннан, Башкарма комитет җитәкчеләре 12-нче декабрьдә гражданнарны кабул иткәннәр. Әлеге йөкләмә нигезендә бу көн Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне дип санала.
«Шәһәрдә үткәрелүче чаралар шәһәр халкын битараф калдырмый. Без моның өчен бик шат. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр исә Татарстан башкаласына сәяхәт кылганнан соң, үзләрендә калган якты тәэсирләр белән уртаклашалар. Рәхмәт белдергән мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара. 2011 ел белән чагыштырганда аларның саны ике тапкырга арткан. Шәһәр халкы ишек алларын төзекләндергән, спорт мәйданчыклары ачылган өчен, ишегалларында уздырылган концертлар һәм ветераннарга булган игътибарлы караш өчен рәхмәт белдерәләр», - дип, узган елгы нәтиҗәләргә йомгак ясады Н.Казаринова.
Моннан тыш, Эш башкару идарәсе җитәкчесе гражданнар белән эшләү өчен төзелгән бу елдагы планнар белән дә таныштырды. 2015 елда Россия юристлары ассоциациясенә керүче әгъзаларны җәлеп итеп, гражданнар өчен бушлай консультацияләр үткәрү күздә тотыла. Планда, шулай ук, бердәм мәгълүмат номеры булган сall-үзәк булдыру. Әлеге үзәк ярдәмендә, телефон мөрәҗәгатен, мөрәҗәгать итүченең кич яки төнлә, бәйрәм яисә ял көннәрендә шалтыратуын билгеләп, Казан Мэриясенең тиешле бүлекчәләренә тоташтырып булачак.
«Шәһәр халкының мөрәҗәгате, кабул итү, халык белән очрашу – бу безнең бурычыбыз», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Халыкны кабул итү – бу гадәти очрашу гына түгел. Алар безнең янга әлеге мәсьәләне муниципаль хакимият белән чишә алмаганга киләләр. Без бу эшкә алынганбыз икән, аны тамга өчен генә башкарырга кирәкми. Кабул итү барышында кешене хөрмәт һәм игътибар белән тыңларга кирәк. Халык белән турыдан-туры элемтәгә кереп эшләү гади эш кенә түгел. Моның өчен тыңлаучыда сәләт тә булырга тиеш. Бәхеткә, безнең командада мондый җитәкчеләр күпчелекне тәшкил итә», - дип йомгак ясады Казан Мэры.