Казан шәһәре Башкарма комитетында биш яңа хезмәткәргә таныклыклар тапшырдылар
Шәһәр башлыгы яшь хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль. Бүген шәһәрнең Башкарма комитетында традициягә кергән аппарат киңәшмәсе кысаларында биш яңа хезмәткәргә таныклыклар тапшырдылар. Казан Мэры Илсур Метшин яшь хезмәткәрләрне яңа эш урыны белән котлады һәм аларга халык файдасына башкарачак хезмәт юлларында уңышлар теләде.
Таныклыклар Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының әйдәүче белгече Алинә Габдрахмановага, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының төп белгече Ксения Агафоновага, «Иске шәһәр» префектурасының төп белгече Диана Әхмәдуллинага, административ-техник инспекция идарәсенең әйдәүче белгече Марат Вәлиевка, Башкарма комитет Аппаратының Шәһәрнең тарихи үзәген реконструкцияләү бүлегенендәге эш башкаручысы Алинә Насыйбуллинага тапшырылды.
Илсур Метшин халык файдасына эшләү өчен кешедә аерым бер сәләт, ниндидер омтылыш, әлеге эшкә карата дәрт булырга тиешлеген әйтеп үтте. “Үзеңә һәм үзең өчен эшләү – һәрвакыт хуплана торган гамәл. Башкалар өчен эшләргә һәм яшәргә өйрәнү – бу бик сирәк бирелә торган сәләт. Үзегезне рухи яктан шуңа әзерләп, халык файдасына башкарган эшләрегез гадел һәм һөнәри яктан югары дәрәҗәдә булыр дип өметләнәм”,- диде Мэр. Шәһәр башлыгы яшь хезмәткәрләргә үзләрен камилләштерергә мөмкинлек бирүче эшләрендә уңышлар теләде.