Казан Мэры кризиска каршы шәһәр штабы эшен җитәкләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Казанда кризиска каршы чараларга әзерлек буенча шәһәр штабы үз эшен башлаячак. Барлык социаль бурычларны башкару һәм социаль әһәмияткә ия булган проектларны финанслау штабның төп бурычы булып торачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Илсур Метшин узган атнада Россия Хөкүмәте антикризис планын тәкъдим иткәнлеген искә төшереп үтте. “Анда иң мөһиме – халыкның аеруча да мохтаҗ катламына ярдәм күрсәтү, ни дисәң дә кризисның ачысы иң беренче чиратта нәкъ менә аларга тия”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры җирле хакимият эшендә дә әлеге мәсьәләнең беренче планда торганлыгын ассызыклап үтте. “Безнең төп бурыч – шәһәр үз өстенә алган социаль бурычларны башкару: хезмәт хакларын түләү, алдан игълан ителгән проектларны финанслау. Икътисади яктан тотрыклылык күзәтелмәгән хәзерге вакытта иминлек ярына бары тик яхшы әзерлекле булган һәм үз ресурсларын мобильләштерергә әзер булган кешеләр генә чыга алачак”, - дип билгеләде И.Метшин.
Шәһәр җитәкчесе сынауларга әзерлек буенча Татарстан башкаласында антикризис ситуацияләргә әзерлек буенча шәһәр штабы эше башланачаклыгын хәбәр итте. Штаб эшен Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләячәк. “Без бу эшне узган елда ук башлаган идек. Көндәлек режимда без сәнәгать предприятиеләре вәкилләрен, теге яисә бу бизнес вәкилләрен чакыру белән системалы төстә эшләячәкбез, сәясәтебезне әзерләячәкбез һәм тәкъдимнәрне булдырачакбыз, шул исәптән республика дәрәҗәдә дә, федераль дәрәҗәдә дә тормышка ашыру өчен”, - дип сөйләде шәһәр җитәкчесе.
“Сынаулы ситуацияләрдән без бары тик үзебезнең сәнәгатьчеләребез, эшмәкәрлек, шәхси эшкуарлар һәм халык белән генә чыга алабыз. Сынау вакытында без бердәм булырга тиешбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Моның өчен халык белән аралашырга, аңлатырга, теге яисә бу очракта нинди карар кабул ителәчәклеге турында сөйләргә кирәклекне билгеләп үтте Мэр. “Исәп-хисап ае – моның өчен яхшы мөмкинлек”, - дип белдерде И.Метшин һәм февраль ае барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр өчен дә исәп-хсиап чоры булачаклыгын искәртеп үтте.
“Кешеләр иртәгесе көнне нәрсә буласын беләселәре килеп яшиләр. Билгеле ки, без сезнең белән могҗизага ия түгел, шуңа да июль аенда ни булачаклыгын әйтә алмыйбыз. Әмма халык шәһәр икътисадының никадәрле көчле һәм ныклы булуын, бүгенге һәм иртәгесе көннең яңа чакыруларына без ни рәвешле дөрес һәм заманча реакция белдерә алуыбызны белергә тиеш. Исәп-хисапларны, “алсу төскә манып”, 2014 елның нинди уңышлы булуын билгеләп кенә төзергә кирәкми, ә агымдагы елда ниләр эшләячәклегебез турында да язарга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы һәм исәп-хисап язуга зур җаваплылык белән карарга чакырды.
Илсур Метшин шулай ук киләсе исәп-хисап җәдвәле турындагы мәгълүмат җиткерү системасын җайга салырга кушты. “Һәр ишегалды, һәр микрорайон белеп торырга тиеш: шушы көнне аларга депутат, Башкарма комитетның җаваплы җитәкчесе яисә район башлыгы киләчәк”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе.