Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр атнаның шимбә көнендә Казанның 8 мәйданчыгында уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру өчен өстәмә урыннар әзерләргә кирәк. Әлеге тәкъдим бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан яңгырады.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов билгеләп үткәнчә, тотрыксыз икътисади хәл күзәтелгән һәм азык-төлек бәяләре кисәк кенә кыйммәтләнгән бу көннәрдә шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә бик теләп йөри. И.Кузнецов әйтүенчә, шәһәр Башкарма комитеты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә ярминкәдә сатылучы товарларга тиешле бәяләр билгеләгәннәр. “Бәяләр шәһәр базарларындагылары белән чагыштырганда 10%ка кимрәк. Гипермаркет һәм юл уңаенда булган кибетләрдәге бәяләр белән чагыштырып карасак, ярминкәләрдәге бәяләр халык өчен күпкә кулай”,- дип фикерен белдерде Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары.
Аның сүзләренчә, шимбә көнне узган ярминкәләрдә тавык итенең бәясе 110 сумны тәшкил иткән, ә шәһәр базарларында исә әлеге төр товарга бәя 125 сумнан да ким булган. Ярминкәгә килүчеләрнең карабодай ярмасын 44 сумга (шәһәр кибетләрендә исә 54 сумнан да ким түгел) алу мөмкинлеге булган. Ярминкәләрдә сөтнең 1 литры 28 сумнан (кибетләрдә 40 сум), шикәр комы 48 сумнан, 1-нче категориядәге 1 дистә йомырка 50 сумнан, сыер ите 250 сумнан 290 сумга кадәр, кәбестә 23 сумнан, он 19 сумнан сатылган. “Шимбә көнне узган ярминкәләргә 16 миллион сумлык продукция алып килгәннәр”, - диде И.Кузнецов.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары шәһәрнең район башлыкларына ярминкәләр уздыру өчен уңайлы шартлар булдырырга кушты. Моның өчен, иң беренче чиратта, сату мәйданчыклары кардан чистартылган булырга тиешлеген аңлатты, аннан соң ул машиналарның дөрес урынга куелган булуын тикшерергә, хокук тәртибен тәэмин итү һәм транспорт хәрәкәтен көйләп тору өчен полиция хезмәткәрләрен җәлеп итәргә кирәклеген әйтеп үтте.
Казан Мэры ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр күпләп катнаша башлаганлыктан, ярминкәләр өчен өстәмә яңа мәйданчыклар булдыру турында уйларга кирәклеген әйтеп үтте. Ул Иван Кузнецовка һәм администрация башлыкларына авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең теләкләре белән кызыксынырга кушты һәм ярминкә өчен уңайлы урын сайларга кирәклеген ассызыклады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә иң әһәмиятле сорау – ул бәяләрнең үзгәрешсез калуы. Илсур Метшин авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләрне атна саен тикшереп торырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр атнаның шимбә көнендә Казанның түбәндәге 7 мәйданчыгында уздырыла: Совет районында Агросәнәгать паркында, Авиатөзелеш районындагы 123-нче һөнәри лицей каршындагы мәйданчыкта, Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары янында, Коләхмәтов урамында “Удача” базары янында, Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамындагы мәйданчыкта, «Ягодная слобода» сәүдә үзәге алдында, Чехов базары артындагы мәйданчыкта. 31-нче гыйнварда “Иске Шәһәр” префектурасындагы территориядә, ягъни Татарстан һәм Тинчурин урамнары кисешкән юл чатындагы өстәмә мәйданчыкта ярминкә оештырылды.