Очрашу башкала ратушасында үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин хезмәт ветераны, рапиралар белән фехтование буенча СССРның атказанган тренеры Владимир Житловны 75 яшьлек юбилее белән котлады. Очрашу башкала ратушасында үтте.
Владимир Житловка Казан шәһәре Мэрының котлау хатын һәм Универсиада символикасы төшерелгән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Мәгълүмат өчен:
Житлов Владимир Васильевич – хезмәт ветераны, рапиралар белән фехтование буенча СССРның атказанган тренеры, Татарстан Республикасында XX гасырның иң яхшы тренеры.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре:
РСФСРның (1970ел), СССРның (1973 ел) атказанган тренеры;
РСФСРның (1985 ел), Татарстан Республикасының (1994 ел) физик тәрбия буенча атказанган хезмәткәре;
Педагогика фәннәре кандидаты (1985 ел);
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1976 ел);
ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы;
“Татарстан Республикасында спорт һәм физик тәрбия үсешендәге казанышлары өчен” Мактау билгесе (2002);
“Татарстан Республикасында динамачылар хәрәкәте үсешенә өлеш керткәне өчен” Истәлек медале (2011 ел);
СССРның Мактаулы динамачысы;
Казан шәһәренең Мактаулы гражданины (2012 ел).