Казан Мэры 2-нче Юго-Западная урамындагы 24 катлы йорт төзелешен тикшерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Казанда “Социаль ипотека” программасы белән беррәттән, “Шәһәр халкына торак” программасы да гамәлгә ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә төрле категориядәге шәһәр халкы үзләренең торак шартларын яхшырта ала. Бу ел ахырына дистәләгән гаиләнең базар бәяләре белән чагыштырганда түбән хакка Казанның Киров районындагы 2-нче Юго-Западная урамында төзелүче 24 катлы яңа йорттан фатирлар алу мөмкинлеге бар. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген әлеге төзелеш барышын тикшерде. Төзелеш мәйданчыгында шәһәр башлыгы белән бергә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановны, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттаховны, “Муниципаль торак программалары дирекциясе” МУП директоры Айрат Хәлиуллинны һәм килешү нигезендә төзелеш алып баручы оешма вәкилләрен дә күрергә була иде.
2-нче Юго-Западная урамындагы көнкүрешкә хезмәт күрсәтү комбинаты бинасын 253 фатирдан торган торак йортка үзгәртеп төзү эшләре 2014 елның декабрь аенда башланып китә. Проект нигезендә, каркас-монолит бинадагы фатирларның гомуми мәйданы 11116,63 кв.метрны тәшкил итә. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, йорт бер подъезлы һәм 24 катлы итеп проектлаштырылган. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре 5-нче катта бара.
Өй тирәсе территориясендә машина кую урыннары каралган, социаль инфраструктура объектлары да йорт тирәсеннән ерак түгел: 135-нче номерлы мәктәп, 12-нче гимназия, 300 метр радиуста - 313-нче номерлы , 350 метр радиуста - 164-нче, 217-нче балалар бакчалары урнашкан. Әлеге йорт төзелеше нәтиҗәсендә “Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” социаль программасы буенча дистәләгән гаилә үзләренең торак шартларын яхшырта алачак. Бу программа нигезендә аерым категориядәге халыкның базар бәяләре белән чагыштырганда түбән хакка торак йорт алу мөмкинлеге бар. Шулай ук торак бәясен бүлеп түләү мөмкинлеге дә каралган. Бүлеп түләү шарты белән алганда, процентлар еллык түләүнең 7%ын яисә 11%ын тәшкил итә. Программа үзенең нәтиҗәсен күрсәтте: 2008-2014 елларда кулланылышка тапшырылган торакның мәйданы - 49891 кв.метр.
“Татарстан башкаласындагы барлык торак төзелешенең төп локомотивы булган “Социаль ипотека” программасы белән бергә “Шәһәр халкына торак” программасы да төрле категориядәге шәһәр халкын торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, ягъни соңгы 7 ел эчендә 823 гаилә тораклы булган. Алар арасында яшь гаиләләр, бюджетта эшләүчеләр һәм яшь эшмәкәрләр дә бар”,- дип ачыклык кертте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы бәяләрнең төрле булуына бәйле рәвештә нинди төзелеш материалларының кыйммәтләнүе белән кызыксынды. Ул шулай ук төзелеш эшләренең кайчан тәмамланасын да ачыклап үтте. Төзүчеләр фикеренчә, торак йорт ел ахырында кулланылышка тапшырылырга тиеш.
«Казанлылар өчен мөһим булган торак мәсьәләсен чишәргә ярдәм итүче программаларның барысы да бик яхшы»,- дип нәтиҗә чыгарды Илсур Метшин. Ул төзүчеләргә эшне сыйфатлы итеп башкарырга кушты һәм төзелүче йортның күрсәтелгән вакыт аралыгында кулланылышка тапшырылачагына өмет белдерәм, дип төзүчеләр белән саубуллашты.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә торакны еллык проценты 7% булган бүлеп түләү мөмкинлеге белән түбәндәге категория гражданнар алырга хокуклы: бушлай торак алырга яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар, алдаланган өлешләп түләүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары. Мондый мөмкинлек, Казанның муниципаль берәмлек башлыгы тәкъдиме буенча, муниципаль хезмәткәрләргә, муниципаль учреждение һәм муниципаль унитар предприятие хезмәткәрләренә, яшь галимнәргә бирелә ала.
Торакны еллык проценты 11% булган бүлеп түләү мөмкинлеге белән түбәндәге категория гражданнар алырга хокуклы: мәйданы 18 кв. метрдан да ким булган торакка ия гражданнар, беренчел кертем өчен акча берәмлеге булган һәм бүлеп түләүне каплау өчен ай саен керемнең 35%ыннан кимрәк өлешен түләп бара ала торган шәһәр халкы, Казанда салым түләү сыйфатында теркәлгән һәм бюджет өлкәсендә бурычы булмаган юридик затлар.
“Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” программасының “Һәркем алырлык торак” кече программасы буенча “Казан шәһәре Торак сәясәте идарәсе” муниципаль казна учреждениесе алып бара торган исемлектә бүгенге көндә 650 катнашучы исәптә тора.