Татарстан башкаласында 84% ишегалды территорияләренә карата шикаятьләр юк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казанда атна дәвамында «Ачык Казан» системасына карны сыйфатсыз итеп чистартуга канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итүчеләр саны 6 тапкырга кимегән. Бу хакта бүген булып узган эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
И.Гыйниятуллин хәбәр итүенчә, узган атнада Торак-коммуналь хуҗалык комитеты белгечләре шәһәр ишегалларын кардан чистарту эшләрен контрольдә тотканнар. Белгечләр тротуарларда һәм җәяүлеләр йөри торган юл өлешләрендәге бозлавыкларга, йорт түбәләренә җыелган кар өемнәренә һәм түбә кырыендагы боз сөңгеләренә игътибар иткәннәр. Шәһәрдә 2 меңнән артык авыш яссылыктагы түбәләрнең яртысыннан күбрәге бүгенге көндә кардан чистартылган, һәм бу өлкәдә халыктан зарланып язылган мөрәҗәгатьләр юк. “Бу һава торышының көйләнеп китүе һәм явым-төшем күләменең аз булуы белән бәйле”,- диде И.Гыйниятуллин.
“Атна ахырына карны сыйфатлы итеп чистарту буенча 3200 ишегалдына карата тискәре фикерләр булмаган. Бу барлык ишегалларының 84%ын тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч яңа ел каникулларыннан бирле намус белән чистартылган ишегалларына туры килә. Кайбер ишегаллары хәтта асфальтка кадәр чистартылган, һәм урам җыештыручылар җәяүлеләрдән рәхмәт сүзләре генә ишетә”, - дип билгеләп үтте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе. 600ләп ишегалды территориясендә әле эшләнәсе эшләр шактый икәнен дә җиткерде ул.
Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Казанда атна дәвамында «Ачык Казан» системасына карны сыйфатсыз итеп чистартуга канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итүчеләр саны 6 тапкырга кимегән. Аның сүзләренчә, узган атнада системага мең мөрәҗәгать юлланган һәм шуның 159-ы гына шикаять. “Әлеге күрсәткеч бездә бар да хәл ителгән дигән сүз түгел. Кешеләр бары тик эш нәтиҗәләрен күрәләр. Хәл ителмичә калган мәсьәләләр буенча безгә эшне дәвам итәргә кирәк”, - дип ассызыклады комитет рәисе.
Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов сүзләренчә, идарә белгечләре кышкы карап тоту өлеше буенча төзекләндерү кагыйдәләренә туры килүче 522 территорияне тикшереп чыкканнар. “35% очракта территорияләр һәм түбәләр үз вакытында кардан, боздан чистартылмый. Административ хокук бозу буенча 65 эш теркәлгән, шуның 4 очрагы карны тиешле урынга өймәү белән бәйле. 122 хокук бозучыга карата административ эш кузгатылган”,- диде Ә.Шәмсетдинов һәм бу юнәлештә эш дәвам итүен җиткерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы тәүлектә шәһәр урамнарыннан 4 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Урамнарны чистарту өчен 412 юл эшчесе һәм 441 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Узган тәүлектә шәһәр урамнарында бозлавыкка каршы 725 тонна материал кулланылган. План буенча, бүген көндез шәһәр урамнарында 337 юл эшчесе һәм 223 берәмлек махсус техника эшләячәк.
Шикаятьләрнең алты тапкырга кимүе – бу бик җитди күрсәткеч, диде Казан Мэры Илсур Метшин. Төп шелтәләрнең хәзерге вакытта ишегалларына һәм өй тирәсендәге территорияләргә кагылуын әйтеп үтте. Шәһәр башлыгы йорт яны территорияләрен кардан чистарту эшенә намуссыз караган оешмаларга эшне җавап белән башкарырга кушты. “Бер-берең белән элемтәдә торып эшләү зарур, штраф өчен түгел, ә нәтиҗә өчен эшләргә кирәк. Территорияләрне чистартуга килешүләр төзегән компанияләрдән үз вазифаларын тиешенчә башкаруларын таләп итәргә кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.