Яшь хоккейчыларны ярышларның башланып китүе белән Татарстан Республикасы башкаласы Мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). А.В.Тарасов исемендәге клубның “Алтын алка” (“Золотая шайба”) призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышларының шәһәр этабы финал уеннары Казанда башланып китте. «Баско» спорт комплексында узган ярышларның ачылу тантанасында яшь хоккейчыларны Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады.
Финалчыларны – ярышларның финал этапларында җиңүчеләрне тәбрикләргә яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Казанның Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов, “Ак Барс” хоккей клубы эшләре буенча директор киңәшчесе, СССРның спорт мастеры, ТРның физик культура һәм спорт буенча атказанган хезмәткәре Равил Шәвәлиев, Казан клубы хоккейчылары Дмитрий Обухов һәм Кирилл Петров килгәннәр иде.
Илсур Метшин яшь хоккейчыларны, аларның әти-әниләрен, җанатарларны сәламләде. Аның сүзләренчә, быел район ярышларында 160 командадан 3000 тирәсе спортчы көч сынашкан. Шәһәр башлыгы күп кенә танылган спортчыларның үз карьераларын нәкъ менә “Алтын алка” турнирыннан башлап җибәрүләрен искә төшерде. “Сезнең бөтенегез дә киләчәктә бәлки профессионал хоккейчылар булмас. Ләкин нәкъ менә “Алтын алка”да, спортның әлеге гаҗәеп төрендә дуслык, командадагы бергәлек хисләре тәрбияләнә. Әлеге мизгелләр сезгә тормыш юлында бик кирәк булачак”, - диде шәһәр башлыгы. Ул яшь спортчыларны батыр йөрәкле, тәвәккәл, кыю булырга өндәде, финал уеннарының башланып китүе белән тәбрикләде һәм командалар арасындагы дуслык хисенең җиңүен теләде.
Хәлил Шәйхетдинов барлык хоккейчыларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм үз исеменнән тәбрикләде. Ул ТР башкаласында хоккей һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнүдә искиткеч шартлар тудырганы өчен Казан Мэрына үзенең рәхмәт хисләрен җиткерде. Яшь спортчыларга уеннардан канәгатьлек хисләре кичерүләрен, ә җиңүнең иң көчлеләр кулында булуын теләде.
Казанның Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов, үз чиратында, федерациянең приз фондына турнирда җиңүчеләр өчен 100 мең сум күләмендә акча бирүен әйтте. Аның сүзләренчә, ярышта катнашучылар өчен әлеге гамәл өстәмә стимул булырга тиеш.
Илсур Метшин хоккей командаларының тренерларына турнирны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Ябылу тантанасында башкала җитәкчесе шәһәр турниры финал уеннарында беренче матчны уйнаячак “Юность” һәм “Бөркет” командаларының капитаннары арасында символик рәвештә алканы ыргытты.
“Алтын алка” турнирының шәһәр этабы финал уеннарында район ярышларында һәр яшь төркемендә 1 урынны алган 24 команда көч сынашачак. Турнирның беренче матчында Киров һәм Авиатөзелеш районнары данын яклаучылар (2002-2003 елда туган яшьләрдән тупланган командалар) уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез, ярышларның регламенты буенча финал уенында катнашучылар ярыш уеннарын төркемнәрдә уйнарга тиешләр. Моннан чыгып һәр яшь категориясендә “Алтын алка” турнирының җиңүчеләре билгеләнәчәк. Шәһәр этабының финал уеннары Казанның спорт комплексларында 24-нче гыйнвардан 30-нчы гыйнварга кадәр узачак. Шәһәр этабында җиңүчеләр 20-24 февраль көннәрендә - Мамадышта (2000-2001 елда туган яшьләр), 10-14 февраль көннәрендә - Азнакайда (2002-2003 елда туган яшьләр), 2-6 февральгә кадәр Зәйдә узачак “Алтын алка” республика турнирында катнашачаклар.