ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетындагы кадрлар үзгәреше хакында хәбәр итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казан Башкарма комитетында чираттагы кадрлар үзгәреше булды. Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин җитәкчеләрне яңа вазифалары белән котлады.
Марат Хәйруллин Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифасына билгеләнде, моңа кадәр әлеге урында Валерий Корнеев иде, ул, күп еллар эшләгәннән соң, лаеклы ялга китте. “Моңа кадәр Казанның Идел буе районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең филиалын җитәкләгән Марат Хәйруллин әлеге тармакта 1996 елдан бирле эшли. Ул – карьера баскычының барлык этапларын үткән тәҗрибәле җитәкче. Аның җитәкчелегендә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге алга таба да Россия шәһәрләре арасында эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе буенча лидер булып калыр дип ышанабыз”, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр җитәкчесе Казанның ГХАТ идарәсенең яңа җитәкчесе Гүзәл Габбасова белән таныштырып үтте, моңа кадәр ул Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру эшләрендә катнашкан иде. Исегезгә төшерәбез, Казанның ГХАТ идарәсе җитәкчесе булган Альбина Шәвәлиева 2014 елның көзендә ТР Министрлар кабинетында шундый ук ведомствоны җитәкли башлады.
Илсур Метшин Гүзәл Габбасовага яңа эшендә уңышлар теләде. “Универсиада буенча безнең партнерларга хас булган креатив фикер йөртү һәм яшьлек дәрте Идарә эшендә дә ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Универсиададан мирас булып безгә инфраструктура гына түгел, шул ук вакытта әзерләү кадрлары да калды, алар үзләрен Сочидагы Олимпиадада күрсәттеләр, шул ук вакытта 2018 елгы футбол буенча чемпионатка әзерлектә дә катнашалар. Безнең командага рәхим итегез!” – диде Мэр.