Казан Мэры Чехов базарындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Казанда Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе сатыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше яңартылып җибәрелде. Һәр шимбә көнне башкаланың 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясе сатыла, биредәге бәяләр кибетләрдәге бәяләргә караганда 20%-ка арзанрак. Чехов базарында урнашкан шундый ярминкәләрнең берсе белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Ул сәүдә итү форматы, ярминкәдәге бәяләр белән танышты һәм иртә таңнан ярминкәгә азык-төлек алырга килгән казанлылар белән аралашты.
Эшлекле сәфәрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров, базар җитәкчелеге һәм Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Николай Титов сүзләренә караганда, Чехов базарында “Татпотребсоюз”, шулай ук республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары продукциясе тәкъдим ителгән. Кибетләрдәге һәм ярминкәдәге бәяләрнең аермасы 20-25% тәшкил итә.
Шулай ук һәр шимбә 8.00 сәгатьтә, Чехов базарыннан кала, ярминкәләр шәһәрнең тагы 7 мәйданчыгында уза: ТР Агросәнәгать паркында, Авиатөзелеш районындагы 123-нче номерлы лицей каршында, Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары янында, Коләхмәтов урамы буенча урнашкан “Удача” базары янында, Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамы буенча урнашкан мәйданчыкта, “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында. Моннан кала, К.Тинчурин урамы, 19 адресы буенча өстәмә мәйданчык оештырылган. “Фермер” кооперативы рәисе, Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе урынбасары Ленар Галимов билгеләп үткәнчә, шәһәр ярминкәләре эше сезон ахырына, ягъни 1-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин белән аралашкан бер сатучының сүзләренә караганда, казанлылар мондый төрдәге ярминкәләрне бик көтеп алалар һәм кулай бәядән булган товарларны яратып алалар. Ярминкәгә килүчеләр шәһәр һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
Казан Мэры казанлыларның кызыксынулары барлыгын билгеләп үтте һәм Татарстан җитештерүчеләре өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга чакырды. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, әгәр шәһәр халкыннан ярминкәләрне башка урыннарда да ачырга сорап мөрәҗәгатьләр килсә, шәһәр Татарстан җитештерүчеләре өчен яңа мәйданчыклар бирергә әзер.