Казан Мэры педиатр офисы бинасындагы капиталь ремонт барышын карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Халыкка медицина хезмәтен күрсәтүнең дәрәҗәсе һәм сыйфаты даими рәвештә үсәргә тиеш. Шәһәр сырхауханәләренең филиаллары ачылу белән шәһәрлеләргә оператив рәвештә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тагы да артты. Фучик урамы, 133 адресы буенча урнашкан сырхауханә челтәрләре филиалларындагы ремонт барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр җитәкчесен ТР сәламәтлекне саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм гафаров, ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов һәм “Республика клиник балалар хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлекне саклау учреждениесе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев озата йөрделәр.
Хәзерге вакытта Фучик урамы буенча 133 номерлы йорттагы янкормада капиталь ремонт эшләре бара, аны тәмамлау белән монда “Азино” балалар сырхауханәсенең филиалы урнаштырылачак. Биредә, педиатр офисында, участок табиблары микрорайонның балаларына медицина ярдәме күрсәтәчәкләр, аларның саны, БРКХ баш табибы сүзләренә караганда, 6 меңнән артып китә.
Хәзерге вакытта “Азино-2” микрорайонының сабыйлары ата-аналары белән Бигичев ур., 20 адресы буенча урнашкан “Азино” сырхауханәсенә йөрергә мәҗбүрләр. Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, район администрациясенә әлеге мәсьәләне хәл итүне сорап бик күп мөрәҗәгатьләр килгән – җәмәгать транспортында авыру балалар белән участок табибына барудан зарлар күп булган.
Фучик урамындагы педиатр офисы әлеге проблеманы өлешчә чишә алачак: учреждениедә халыкны кабул итәчәкләр, чакырулар буенча хезмәт күрсәтәчәкләр, кичектергесез ярдәм күрсәтеләчәк, шулай ук профилактик прививкалар ясалачак.
Рафаэль Шәвәлиев Мэрга хәбәр иткәнчә, балаларга 6 участок педиатры, 6 участок шәфкать туташы, 2 теркәүче, прививка ясаучы шәфкать туташы һәм 2 санитарка ике сменада хезмәт күрсәтәчәк. Яңа офиста тар профильле белгечләр булмаячак – алар белән консультация өчен пациентларны “Азино” балалар сырхауханәсенә юллаячаклар, биредә, Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, табиблар комплектациясе 100% диярлек.
Моннан кала, ремонтлана торган педиатр офисында балалар өчен “Шатлык” сөт ризыклары пункты урнаштырылачак. Биредә балаларга социаль һәм медицина күрсәткечләре буенча сөт продукциясе бушлай биреләчәк. Уртача алганда, тарату пункты көненә 300-400 баланы сөт продукциясе белән тәэмин итәчәк.
БРКХ баш табибы сүзләренә караганда, ремонтлана торган объектның смета буенча гомуми бәясе 6,3 млн. сумны тәшкил итә, шул исәптән мебель һәм башка кирәк-яракларга чыгымнар гына 1,2 млн. сумга төшәчәк. Бүгенге көндә эш планы графигы әзерләнгән, барлык эшләрне дә май аенда бетерү планлаштырыла.
Илсур Метшин халык өчен медицина ярдәмен күрсәтүнең уңайлы итеп оештыруның әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, яңа педиатр офисы гражданнардан килгән чакыруларга тизрәк реакция белдерергә ярдәм итәчәк, шулай ук әти-әниләргә балаларын җәмәгать транспортында йөртергә туры килмәячәк, ни генә дисәң дә Совет районының үз эчендәге аралар гына да шактый зур. “Хәзерге вакытта барлык эшләрне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару һәм яңа объектны төзекләндерү мәсьәләләрен чишү мөһим булып тора. Ярты ел, минечә, җитәрлек була. Балаларны яклау көненә кечкенә сабыйларга бүләк ясый алсак, бик яхшы булачак”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.