Шәһәр җитәкчесе Казанның актив яшьләренең студентларның эшкә урнашуы, парклар һәм скверларны үстерү һәм волонтерлык турындагы сорауларына җавап бирде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казан һәм Татарстан Республикасының яшьләр оешмалары көн саен үзләренең алдынгылар рәтендә булуларын дәлилләп килә. Бөтендөнья студент уеннарын уздыруда волонтерларның актив катнашуы зур уңышларга ирешүнең сәбәпчесе булып торды. Казан волонтерлары шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү һәм халыкара спорт ярышларын – 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләүдә дә зур роль уйный алачаклар. ТР башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин шәһәрнең яшьләр оешмалары вәкилләре белән Казанның Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә үткән очрашуда шулай дип белдерде.
Очрашуда шулай ук Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.
Шәһәрнең актив яшьләре белән очрашуны ачканда Илсур Метшин барлык җыелган яшьләрне сәламләде һәм соңгы еллардагы төрле юнәлешләрдә ирешкән уңышларны билгеләп үтте. Мэр аралашуны әңгәмә формасына күчерергә тәкъдим итте һәм активистларның барлык сорауларына да җавап бирергә сүз бирде.
“Әлеге очрашуга мин бик шатмын һәм безнең шәһәребез һәм республикабызның яшьләр оешмаларының уңышларын күреп сөенәмен. Сез көн саен үзегезнең иң яхшылар рәтендә булугызны дәлилләп киләсез. Сезнең уңышларыгыз – зур эшнең нәтиҗәсе. Сүз дә юк, бу безнең җитәкчелек сәясәтенең нәтиҗәсе”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр җиткәчесе шуны да билгеләп үтте, Казан Универсиаданы үткәрер өчен көрәшкән вакытта, миллион шәһәрлегә 120 меңнән артык югары уку йорты студенты туры килгән, бүген исә әлеге саннар сизелерлек үсеш алган – Казанда 152 мең студент белем ала.
Шулай ук Татарстан башкаласында студентлар кампусы – Универсиада Авылы төзелгәннән соң, башка тулай торакларга реконструкция уздырылган, университетларның техник базасы яңартылган, чит ил студентларының саны да бермә-бер арткан.
Сорауларга җавап биргән вакытта шәһәр җитәкчесе 2013 елгы Универсиаданы уңышлы үткәрүдә волонтерларның роле зур булуын билгеләп үтте. И.Метшин фикеренчә, нәкъ менә актив яшьләр тиешле атмосфера тудыра алган, бу исә ТР башкаласы кунакларын бик тәэсирләндергән. Ул шулай ук киләчәктә дә Казанда зур проектларның көтелгәнлеген һәм волонтерларның зур ярдәме кирәк булганлыгын билгеләп үтте. “Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү – безнең алда торган әһәмиятле бурычларның берсе. Без бу бәйрәмне лаеклы итеп уздырырга, ветераннарыбызга рәхмәт әйтергә тиешбез”,- дип бүлеште шәһәр җитәкчесе планнары белән.
Сүз уңаеннан Илсур Метшин “Новая волна” фестивален Казанга күчерү буенча оештырылган кампания эшендә актив катнашкан егет-кызларга рәхмәтен җиткерде. Казан волонтерлары шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү һәм халыкара спорт ярышларын – 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләүдә дә зур роль уйнарлар дигән ышанычын белдерде.
Казан Мэры яшьләр белән югары уку йортларын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мәсьәләсе буенча да фикер алышты. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечләр – 4 вакансиягә без эшсез кеше туры килә. Иң мөһиме – максатны дөрес куя белү һәм акча артыннан түгел, ә тәҗрибә туплауга өстенлек бирү, дип ассызыклады ул.
Россиядә һәм Казандагы кинематограф үсеше турында да сүз кузгаттылар. Илсур Метшин Казанда креатив яшьләрнең күп булуын билгеләп үтте. “Казан “Россиянең Голливуды” булсын иде дип хыялланам”, - дип билгеләде Мэр.
Яшьләр белән аралашу барышында шулай ук Татарстанда Парклар һәм скверлар елында ял итү зоналарын тулыландыру, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ булуы, шәһәрнең транспорт системасы турында да фикер алыштылар, шулай ук Мэр җитәкче өчен “алтын кагыйдәләр” белән дә бүлеште.
Очрашу ахырында Казан Мэры шәһәр тормышында аеруча да актив катнашкан егет-кызларга грамоталар тапшырды һәм актив яшьләр белән мондый төрдәге очрашуларны, шул исәптән аерым югары уку йортларында да үткәрүне, традициягә әйләндерергә чакырды.