Югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар сафка...
Казан мэры Илсур Метшин белән булып узган очрашуда Казан иреклеләр үзәгенең активистлары шәһәр башлыгына әлеге тәкъдимне җиткерделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 2015 елда, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырылучы сафка тезелеп башкарыла торган җырлар смотр-конкурсында катнашучылар арасында мәктәп укучыларыннан тыш, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар да катнашырга тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин белән булып узган очрашуда Казан иреклеләр үзәгенең активистлары шәһәр башлыгына әлеге тәкъдимне җиткерделәр. Чара Казанның А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә үтте.
Очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Казан шәһәре Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Наталья Гречанникова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.
Активистларның фикерләрен тыңлаганчы, Илсур Метшин А.Гайдар исемендәге Яшьләр мәдәният үзәгенең бай тарихын чагылдыручы «Тарих стенасы» күргәзмәсен карады. Әлеге үзәкнең 1936 елда төзелгән бинасы башта элемтә йорты, аннан соң госпиталь буларак файдаланылган. Һәм инде 1998 елдан әлеге бина, ниһаять, мәдәният үзәге итеп үзгәртелә. Тарих “почмагында” А.Гайдар исемендәге Яшьләр мәдәният үзәге хезмәткәрләре 60-нчы еллардагы уникаль кадрлардан, шул еллардагы дипломнар, реклама афишаларыннан торган, реставрицияләнгән фотоальбом эшләгәннәр.
Сүз уңаеннан, үзәк үзенең тарихыннан тыш, бүгенге көндәге уңышлары белән дә горурланып яши. Мәдәният үзәгендә эшләүче 18 түгәрәктә 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 734 бала шөгыльләнә һәм алар шәһәр, республика күләмендә уздырылучы конкурсларда еш кына җиңүләр дә яулыйлар. Шәһәр башлыгы «Дуэт» бию-спорт клубы һәм «Лад» рус халык җырлары ансамбле егет-кызлары белән очрашты. Илсур Метшинның игътибарын аеруча 250 биючедән торган «Дорога из города» бию театры җәлеп итте. ТР башкаласы башлыгы төркемнең җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаутдиновлар белән бию театрының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу ахырында Мэр – базасы А.Гайдар исемендәге Яшьләр мәдәният үзәгендә урнашкан Казан иреклеләр үзәгенең бер утырышында катнашты. Егетләр һәм кызлар киләсе елда тормышка ашырылачак планнары белән уртаклаштылар һәм үзләренең идеяләрен - Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырылучы сафка тезелеп башкарыла торган җырлар смотр-конкурсында катнашучыларның санын арттырырга тәкъдим иттеләр. Активистлар фикере буенча, быел конкурс мәктәп укучылары арасында гына түгел, ә ТР башкаласының югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентлар арасында да үтәргә тиеш. Казан Мэры әлеге фикерне хуплап, волонтерларга яңа проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар теләде.