Казан Мэры шәһәрлеләрдән, юлларны кардан чистарткан вакытта, машиналарын юл читләреннән алып куюларын сорады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин казанлыларны коммуналь хезмәтләргә булышырга һәм, ишегалды һәм юл читләреннән автомобильләрен алып, шул рәвешле карны чистарта торган махус техникага ярдәм итәргә чакырды.
Бауман урамы һәм К.Маркс урамы буенча 54-нче номерлы йорт ишегалларындагы ситуацияне бәяләделәр, соңгысы буенча яшәүчеләрдән кар чистартмауга зарланып хатлар килгән иде. Шәһәр җитәкчесен Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Вахитов районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры Шалва Тетруашвили озата йөрделәр.
13-нче гыйнварда Иске Татар бистәсендә ТР Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе вәкилләре белән узган эшлекле очрашу катнашучылары шәһәрнең төп урамын яхшырак чистартырга кирәк, дип җиткергәннәр иде.
Шәһәр җитәкчесе күптән түгел, шул исәптән яңа ел бәйрәмнәреннән соң да Бауман урамында булганлыгын җиткерде. “Бауман буенча үтеп булмаслык иде дип әйтә алмыйм – ул чистартылган иде. Чистартылмаган күпләп кар өемнәре ятуы – икенче эш. Хәзерге вакытта карны чыгару буенча эш инде төгәлләнеп килә”, - дип билгеләде Мэр.
Андрей Лобов сүзләренә караганда, кар 1-сеннән алып 14-нче гыйнварга кадәр күпләп яуган. Бауман урамы үзәк урамнарның һәм кеше күп йөри торган территориянең берсе булып тора, көндез кеше күп йөргәнгә, кар чистартуны төнлә башкаралар. “Көндез карны өемнәргә өергә туры килә иде. Шуннан чыгып, күпләр кар чистартылмый дип уйлады. Әмма хәзерге вакытта Бауман урамы тулысынча чистартылды”, - дип хәбәр итте Андрей Лобов.
Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, гыйнварның өч атнасында гына гыйнвар ае явым-төшемнәре гадәти нормасының 140%-ы яуган.
Эшлекле сәфәре барышында шәһәр җитәкчесе К.Маркс урамы буенча 54-нче номерлы йорт ишегалды территориясен дә карады, монда яшәүчеләр карның тиешенчә чистартылмавына зарланганнар. Илсур Метшин биредәге халык белән аралашты һәм карны чистарту турындагы фикерләрен сорады. Бер ханымның сүзләренә караганда, ишегалды әле берничә көн элек кенә тиешле хәлгә китерелгән. Аның сүзләренә караганда, әлеге территориядә эшләүче ишегалды җыештыручылар үз эшләрен тырышып башкаралар. Ул Казан Мэрына әлеге проблемага биргән игътибары өчен рәхмәтен белдерде.
Шалва Тетруашвили ишегалды чистартучыларның бу территориядә яхшы җыештыруларын билгеләп үтте, әмма коммуналь хезмәтләрне карны чыгарып бетерергә өлгерми, шуңа да карны вакытлыча яшел зонага җыеп торырга туры килә, диде. Вахитов районының идарәче компаниясе директоры әлеге проблеманың сәбәбен кадрлар җитмәү белән бәйли. Шалва Тетруашвили шулай ук автомобильләрнең комачаулавын да ассызыклап үтте.
Шәһәр җитәкчесе мондый проблеманың бөтен шәһәр буенча күзәтелүен билгеләп үтте, казанлыларны ишегалды чистартучыларның хезмәтен хөрмәт итәргә һәм, үз автомобильләрен ишегалды территорияләре һәм юл читләреннән карны чистарткан вакытта алып куеп, коммуналь хезмәтләргә булышлык күрсәтергә чакырды. “Кар күпләп явып үткәннән соң бер атна үткәч, без чиста ишегалларын күрәбез. Моның кадәр күп карлы кыш өчен начар күрсәткеч түгел”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.