Кар күп итеп яуган очракта, метрога керү юлларындагы карны чистарту эшенә 100-120 кеше чыга.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Казанда кар күпләп яуган көннәрдә төзекләндерү предприятиеләре юллар һәм тротуарларның чисталыгына гына түгел, метрога төшү юлларына да зур игътибар бирергә тиешләр. Станция территориясендәге кар көн саен метрополитен ачылганчыга кадәр чистартылырга тиеш. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Авиатөзелеш” метро станциясен караган вакытта шундый фикер җиткерде.
“Метроэлектротранс” МУП директоры Әсфән Галәвев сүзләренә караганда, метро станцияләре янындагы карны хезмәткәрләр көннекен көнгә чистартып барырга тырышалар. “Кар күп итеп яуган очракта, кар чистарту эшенә 100-120 кеше чыга”, - дип билгеләде Ә.Галәвев.
Илсур Метшин станция янындагы террияториянең чиста булуына да игътибар юнәлтте. “Әгәр башта кешеләр үзәк урамнарның пычрак булуыннан зарланган булсалар, хәзер исә казанлылар чиста урам һәм тротуарларга ияләшеп киләләр. Әлбәттә, күпләп кар яуган вакытта без төп урамнарга игътибар юнәлтергә тырышабыз, шул ук вакытта метрога керү урыннары да чистартылган булырга тиеш. Номартив буенча ишегалларындагы кар өч көн эчендә чистартылырга тиеш булса, биредә исә - көн саен метрополитен ачылганчыга кадәр”, - диде Мэр.
Шәһәр җитәкчесе пассажирлар белән аралашты һәм халыктан шәһәр метрополитены эше турындагы фикерләрен сорады. Казанлылар метроның эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр, әлеге транспорт төренең өстенлекле якларын билгеләп үттеләр. Моннан кала, шәһәр җитәкчесе станцияләрдә урнаштырылган эскәмияләрне дә карап чыкты, өлкән яшьтәге пассажирлар өчен уңайлы шартлар булдырылуына канәгать булуын белдерде.