2014 ел нәтиҗәләре буенча «Халык контроле» системасына Казан шәһәре Башкарма комитеты адресына 11 мең гражданның мөрәҗәгате юлланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). 2014 ел нәтиҗәләре буенча «Халык контроле» системасына Казан шәһәре Башкарма комитеты адресына 11 мең гражданның мөрәҗәгате юлланган. Барыннан да бигрәк казанлыларны территорияләрне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләре, җәмәгать транспортының эшләү тәртибе һәм «Һәркемгә дә уңайлы мохит» программасына кагылышлы сораулар борчый. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе җитәкчесе Елена Тощева җиткерде.
«Халык контроле» системасындагы Башкарма комитетның эш нәтиҗәләре буенча, үтеп киткән елда 11 мең 336 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу күрсәткеч 2013 ел белән чагыштырганда 34%-ка күбрәк. «2014 елда республика буенча барлыгы 21 мең 558 мөрәҗәгать кабул ителгән, ә Башкарма комитет эшчәнлегенә бәйле мәрәҗәгатьләрнең күләме 52%-ны тәшкил итә. Иң күп мөрәҗәгатьләр Вахитов һәм Идел буе администрацияләренә, транспорт һәм тышкы төзекләндерү комитетларына, Административ-техник инспекция идарәсенә юлланган. Территорияләрне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру, юлларда булган һәм юллардан читтә торучы автомобильләр, һәркемгә дә уңайлы мохит - һәрвакыттагыча, иң күп сорау тудыручы өлкәләр», - дип сөйләде ул.
Гражданнарның «Халык контроле» системасында кабул ителгән мөрәҗәгатьләре аерым специфика ярдәмендә эшкәртеләләр. Бу мөрәҗәгать юллаучы турында шәхси мәгълүмат булмавы белән бәйле. Әлеге мөрәҗәгатьтә бары тик фотосурәт, текст һәм авторның имзасы, күп очракта авторның тәхәллүсе генә күрсәтелгән була. Мөрәҗәгатьләрне карау өчен 10 эш көне бирелә, әгәр дә сорауны әлеге вакыт аралыгында хәл итеп булмаса, ул озаграк вакытка кичектерелә.
«Бүгенге көндә 40 мөрәҗәгать карала. Чагыштыру өчен, 2013 елда аларның саны 182 булган. 7292 гариза үтәлгән, ә 2013 елда исә аларның саны – 3210. 743 кире кагу очрагы теркәлгән, 2013 елда кире кагу очраклары 2486га җиткән. Шулай итеп, хәл ителгән гаризаларның күләме 2 тапкырга, ягъни 18%ка арткан. Кире кагу очраклары 3 тапкырга, ягъни 36%-тан 7%-ка кадәр кимегән», - дип хәбәр итә Елена Тощева.
Гариза үтәлгәннән соң мөрәҗәгать итүчегә җавап итеп эшләнгән эш нәтиҗәләрен күрсәткән фотосурәт юллана. Мөрәҗәгать авторы эшне уңай яки тискәре яктан бәяли. Бу исә гомуми бәягә йогынты ясый. Шулай итеп, Казан шәһәре Башкарма комитетының әлеге күрсәткече беренче тапкыр уңай якка үзгәрде һәм гомуми бәясе +440-ны тәшкил итте, ә 2013 елда бу күрсәткеч 199 булган.
Елена Тощева сүзләренчә, гаризаларны уңай якка хәл иткән лидерлар исемлегендә Административ-техник инспекция идарәсе, Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары, Совет районы администрацияләре, Транспорт комитеты. Чыгыш ясаучы мөрәҗәгатьләр белән эшли торган Башкарма комитетның структура бүлекчәләренә рәхмәтен җиткерде.
Үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин «Халык контроле»нең халык ышанычын аклаучы система булуын билгеләп үтте. «Без халык өчен эшлибез, шуңа да бу – муниципаль эш өлкәсендә мөһим юнәлеш. 50 мең мөрәҗәгать – бик зур сан, димәк, шәһәребездә яшәүчеләр күп мәсьәләләрне хәл итүдә безгә ышаналар. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре – безнең һәрберебез, шул исәптән минем тарафтан да башкарыла торган эшнең үзенчәлекле лакмус кәгазе. Әлеге эш буенча кешеләр безнең һөнәри осталыгыбыз хакында фикер йөртәләр, эшлекле сыйфатларыбызны бәялиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге дә үзгәрде: түбәдән су агулар, эшләми торган лифтлар, подвалларда торбалардан су агу – болар барысы да үткәндә калды. Бүген мөрәҗәгать итүчеләр, гомумән алганда, ремонт һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерүне таләп итәләр. Бу безнең өчен эшкә ориентир булып тора», - диде шәһәр башлыгы.