Качману йоласын башкарырга теләге булган казанлылар өчен 7 бәке әзерләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Бүген православие динендәгеләр православия бәйрәмнәренең иң мөһимнәреннән берсе булган Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Инде иртәнге сәгать 7дән үк Татарстан башкаласының 42 гыйбадәтханәсендә иртәнге бәйрәм хезмәте башланып киткән. Йоланың үтәлеше гыйбадәтханәләрдәге һәм бәкеләрдәге суларны сафландырудан гыйбарәт. Казанлыларның качману йоласын кайсы урыннарда үти алулары хакында эшлекле дүшәмбе утырышында Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров сөйләде.
Илнур Шакиров сөйләвенчә, чиркәү традициясе буенча 18-нче гыйнвар көнендә чумылдыру йоласы башкарыла. Чумылдыру йоласын башкаручылар катгый пост таләпләрен үтәргә тиеш. Әлеге пост беренче йолдыз белән тәмамлана. Бу көнне пешерелгән бодай һәм бал белән дөге ашарга рөхсәт ителә.
Илнур Шакиров хәбәр итүенчә, бүген иртәнге сәгать 7дән 42 гыйбадәтханәдә иртәнге бәйрәм хезмәте башланып киткән. Әлеге хезмәт барышында гыйбадәтханәләрдәге һәм бәкеләрдәге суларны сафландыралар. «Качману йоласын башкарырга теләге булган казанлылар өчен 7 бәке әзерләнгән: Шербаковка бистәсендәге Зәңгәр күлдә, Савинов бистәсендәге 2-нче Кадыш урамында, Борисково урамы 54-нче йорт һәм 8-нче Дәүләки урамы ягында булган Югары Кабан күлендә, Коткаручы Христос образындагы Нерукотворный чиркәве янындагы Казансу елгасында, Тирән күлдә, Кызыл Тау бистәсендә Идел ярында урнашкан Никольский чиркәвендә әлеге йоланы үтәргә була», - дип хәбәр итә Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, йоланы үтәү урыннарында Качмануны бәйрәм итү өчен барлык шартлар да тудырылган, шулай ук халыкны гражданлык яклавы буенча шәһәр хезмәтләре, ашыгыч медицина ярдәме, казанлыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
Православие динендәгеләрне бәйрәм белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады. «Россиядә халык дингә ышанучан. Ә безнең күпмилләтле Татарстаныбызда 116 милләт вәкиле яши. Без халыкның дингә ышану мөмкинлеге булсын өчен көчебездән килгәннең барын да эшлибез; барлык диннәр белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм барысына да хөрмәт белән карыйбыз», - дип фикерен җиткерде шәһәр башлыгы.
Фото livejournal.com сайтыннан