Казан Мэры ишегалларын һәм йорт яны территорияләрен кардан һәм боздан вакытында чистартуны контрольгә алырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Соңгы атна эчендә генә Казанда айлык норманың яртысы яуды. Юл хезмәтләре һәм идарәче компанияләр көчәйтелгән режимда эшлиләр. Юлларны карап тоту буенча җитешсезлекләр булмаса да, ишегалды һәм йорт яны территорияләрен карап тоту эшләре күптөрле сораулар тудыра: узган атна ахырында 3,8 мең ишегалдының 2,5 меңе норматив халәткә китерелгән. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин торакчыларны билгеләнгән вакытны истән чыгармаска чакырды.
Казанның юл хезмәтләре һәм идарәче компанияләре күпләп яуган карларның һәм температураның кисәк төшү нәтиҗәләре белән ничек көрәшүләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин таныштырды.
Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, узган атна температураларның кискен тирбәлеше һәм күпләп явым-төшем булуы белән характерланды. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе мәгълүматларына караганда, гыйнвар башыннан 45 мм явым-төшем төшкән, бу исә айлык норманың 140% дигән сүз, узган атнада исә - айлык норманың яртысы.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, юлларны карап тоту эшләре көчәйтелгән режимда алып барылган. “Тәүлегенә уртача 750 техника берәмлеге чыкты. Сезон башланганнан бирле 335 мең тонна кар чыгарылды, узган атнада - әлеге санның өчтән бере диярлек – 93 мең тонна”, - дип билгеләп үтте И.Куляжев. Узган тәүлектә генә шәһәр урамнарыннан 5 меңнән артык тонна чыгарылган, бүген көндез Казан юлларын һәм тротуарларны чистарту эшенә 451 юл эшчесе һәм 305 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе ассызыклап үткәнчә, эшләрне актив башкаруга карамастан, чистарту һәм тротуарларны карап тотуга бәйле кисәтүләр дә бар. “Юл предприятиеләре тарафыннан тротуарлардагы бозлавыкны бетерү буенча көчәйтелгән эш алып барыла, аларны якын көннәрдә бетерү кирәк, чөнки киләсе атна да суык булыр дип көтелә”, - дип хәбәр итте И.Куляжев һәм моның өчен кирәк булган барлык ресурслар да бар дип ышандырды.
“Чыннан да, юл хезмәткәрләре өчен бөтен гыйнвар ае киеренке характерда булды, узган атна – бигрәк тә. Аларның моңа әзерлекле булулары, штат режимында эшләүләре бик мөһим, күпләп кар яву нәтиҗәсендә барлыкка килгән кар өемнәре барысы да чистартылды”, - дип бәяләде шәһәр хезмәтләренең эшен Илсур Метшин. Шулай ук ул тротуарларны, ишегалларын һәм бистәләрне чистарту буенча җитешсезлекләр булуын да билгеләп үтте.
Искәндәр Гыйниутллин сүзләренә караганда, җиңел булмаган һава торышы шартлары, күпләп кар явулар һәм яңгырлы җылытып җибәрүләр ишегалды территорияләре һәм йорт яны территорияләре торышына йогынты ясады. ТКХ комитеты рәисе көчәйтелгән режимда эшләүгә карамастан, барлык ишегалларын да норматив халәткә китереп булмады дип билгеләп үтте.
ТКХ комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, ишегалды территорияләрен чистартуның сыйфатыннан канәгать булмау “Ачык Казан” ресурсына халыктан килгән шикаятьләрдә дә чагылыш тапкан, узган атнада әлеге мәсьәлә буенча гражданнардан 936 мөрәҗәгать кабул ителгән. “Чагыштыру өчен – 2014 елның декабрендә генә гражданнардан ишегалларны чистарту мәсьәләләре буенча 740 шикаять хаты килгән булган. Шикаятьләрнең иң азы Авиатөзелеш һәм Киров районнарыннан, артта калучылар рәтендә - Идел буе һәм Совет районы”, - дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
Һава торышы җылытып җибәрү белән түбәләрдән кар өемнәрен һәм боз сөңгеләрен төшерү мәсьәләсе дә актуаль булды. “Атна эчендә кардан һәм боз сөңгеләреннән шәһәрдәге авыш яссылыктагы түбәләрнең яртысыннан күбрәге чистартылды. Проблемалы булган түбәләр берничә тапкыр чистартылды. Бүгенге көндә әлеге мәсьәләнең кискенлеге бетте”, - дип хәбәр итте докладчы. Соңыннан ул идарәче компанияләр каршында торучы бурычларны билгеләп чыкты.
Илсур Метшин идарәче компанияләрдә һәм хезмәт күрсәтә торган оешмаларда үз вазифаларын башкару җаваплылыгы ятканлыгын искәртеп үтте. “Подрядчы оешмаларның өстендәге кыенлыклар билгеле һәм яңа түгелләр. Әмма норматив сроклар билгеләнгән, аларны беркем дә бетермәде. Өч көн бирелә - шул көннәр эчендә барысы да чистартылырга тиеш. Моның өчен халык коммуналь түләүләр башкара”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр җитәкчесе күрше ишегалларында да чистарту сыйфаты бертөрле генә түгел дип билгеләп үтте. “Димәк, кайбер идарәче компанияләр эшләп бетермиләр. Алым бик гади – чистарту өчен 3 көн бирәбез, соңыннын Административ-техник инспекция идарәсе начар эшли торган намуссыз компанияләргә штраф сала. Йә идарәче компания торак фондны карап тоту барышын җитәкли, йә эшне башкарып чыга алырдай башка идарәче компаниягә үз эшен тапшырсын”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.