Илсур Метшин территорияләрне вакытында кардан чистартуны оештыра алмаган идарәче компанияләрне һәм милек хуҗаларын штрафка тартырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Узган атнада Казанда төзекләндерү кагыйдәләренә туры килү һәм кышкы сезонга яраклаштырып тоту буенча 750 объект тикшерелгән. Тикшерү барышында тиешле булмаган җиргә кар өемнәрен калдыру буенча 13 урын барлыкка килүе ачыкланган, территорияләрне һәм түбәләрне кар-боздан вакытында чистартмау буенча да күпләгән очраклар теркәлгән.
Күпләп кар яуган вакытта шәһәрдәге ишегалды территторияләрен карап тоту турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, идарә хезмәткәрләре ишегалды территорияләренә зур игътибар юнәлтә, чөнки биредә күпләп кар яуган вакытларда кеше тормышы һәм гражданнарның сәламәтлеге өчен куркыныч яный. “Узган атнада төзекләндерү кагыйдәләренә туры килү һәм кышкы сезонга яраклаштыру ягыннан 750 объект тикшерелде. 15 очракта территорияләр һәм түбәләрдәге кар-боз вакытында чистартылмаган, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән. Тагы 62 объект мөнәсәбәтендә административ эш башкару башланган. Кар өемнәрен тиешле урынга җыймау буенча 13 урын ачыкланган, ике эпизод буенча административ беркетмә төзелгән”, - дип сөйләде Әлфир Шәмсетдинов.
Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе хокук бозучылар арасында “Комсервис” идарәче компаниясе, Идел буе районының ТКХ идарәче компаниясе, 51 торак-эксплуатацион участогы, “Уютный соцгород” РСК, “Телевышка” торак-эксплуатацион участогы, “Уют-сервис” ҖЧҖ, “Солнечный” идарәче компаниясе, “Гранит” торак комплексы ҖЧҖ, “Спектр” торак комплексы ҖЧҖ, “Икар-2” торак милекчеләре ширкәте, “Тандер” ЯАҖ, “Лукин 18” торак милекчеләре ширкәте, “Эдельвейс” сәүдә компаниясе ҖЧҖ, “Ак Барс регион” ҖЧҖ, “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖ һәм башкалар бар дип билгеләп үтте.
Казан Мэры Илсур Метшин кышкы юлларны тиешенчә карап тотуны тиешенчә башкармаучыларны штрафка тартырга чакыра. “Штраф салуыгыз яхшы, әмма идарәче компанияләрнең акчаларын штрафларга тотулары начар, ул акчаларны алар ишегалларын чистартучыларга хезмәт хакын түләр өчен һәм башка агымдагы мәсьәләләрне чишүгә тота алырлар иделәр. Милек хуҗаларының барысы да шуны аңларга тиешләр: аларның 5 метрлы җаваплылык зоналары бар. Тәртип урнаштырырга кирәк”, - дип билгеләде Мэр.