ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре турында сүз барды. Киңәшмә эшендә шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Татарстан Президентына раслау өчен берничә яңа объект тәкъдим итте. Кайбер объектлар, үзгәрешләр кертелгәннән соң, кабат тәкъдим ителде. Киңәшмәдә катнашучылар аз катлы торак йорт (Курашов ур., 18), Кави Нәҗми урамында 65 урынлык хостел (Бауман урамындагы “Матбугат йорты” комплексын киңәйтү кысаларында), Бассейн урамында офис бинасын, Р.Яхин һәм Г.Исхакый урамнары киселешендә инде булган төзелеш кысаларында ике катлы кафе һәм 131нче гимназиягә спорт залы (Бутлеров ур.,54) төзүне расладылар. Моннан тыш, Адмиралтейство бистәсендә (Казанның Киров районы) объектлар төзү хупланды – бу Клара Цеткин урамында 4 катлы офис бинасы (подшипниклар заводы территориясе) һәм Лесозаводская урамында автомобильләр сервисына бина.
Алга таба сөйләшүгә Ершов урамында Горький исемендәге парк янында медицина үзәге, Ульянов-Ленин урамында торак йорт, Мәскәү урамында «Мерседес-Бенц» автосалоны тәкъдим ителде. Алар барысы да керү зоналары буенча берничә төзәтмә белән кабул ителде. Г.Камал урамындагы парковкалы административ бина, фасады буенча үзгәрешләр кертелгәннән соң, расланды.
Шуннан Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Тихомирнов, Айдинов, Иске һәм Петербург урамнарын үстерү концепциясен тәкъдим итте. Биредә биналар комплексын төзү каралган – төрле катлы торак йорт, сәүдә-кунакханә комплексы һәм сәүдә үзәге.
Рөстәм Миңнеханов әлеге вариантларны җентекләп, төзелеш урынына барып карарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әлеге объектлар аз катлы булырга тиеш һәм автомобиль юлына якын булырга тиеш түгел. Төзелеш проекты алга таба янәдән сөйләшүгә тәкъдим ителәчәк. Пушкин ур., 26 адресындагы объект хупланмады – җир асты гаражлы 3-5 катлы апарт-отель, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж