Спорт мәйданчыклары, велосипедта йөрер өчен махсус юллар һәм ял итү зоналары Горький исемендәге паркта, “Казан-Арена” стадионында һәм башка урыннарда булдырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Казанда яр буе урамының концепциясе булырга тиеш, бу аны җанландырачак, шәһәр халкын җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә белдерде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов мультифункциональ мәдәният мәйданнарын оештыруда Мәскәү тәҗрибәсен кулланырга кирәк дип белдерде.
Яңа яр буе урамында ял итү зоналарын планлаштырыру мөһим, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Актив спорт төрләре өчен мәйданчыклар, велосипед һәм җәяүлеләр өчен юллар башка урыннарда да оештырылырга мөмкин, әйтик Казанның Горький исемендәге паркта яки “Казан-Арена” стадионы тирәсендә. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне “түгәрәк өстәлләр”дә экспертлар катнашында сөйләшүгә чыгарырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Мәскәүнең мондый мәйданчыкларда сәүдә урыннарын, мәгариф һәм күңел ачу үзәкләрен, парк территориясендә балалар үсеше үзәкләрен оештыруда тәҗрибәсен кулланырга кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, беренче чиратта, мондый заманча ял һәм активлык зоналары планлаштырылган мәйданчыкларны Казанда булдыру кирәк, шуннан Татарстан башкаласы тәҗрибәсендә Чаллы, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләрендә мәйданчыклар булдырылыр.
Фоторепортаж
Видеорепортаж