Шәһәр җитәкчесе торак булмаган муниципаль биналарга ревизия үткәрергә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Казанның идарәче компанияләре йорт яны территорияләрен чистарту буенча билгеләнгән 3 көнлек норматив вакытны сакларга тиешләр. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе хезмәткәрләре өчен тулай торакка килгән вакытта хәбәр итте. Ишегалды җыештыручыларына кытлык булу проблемасын идарәче компанияләр үз мөмкинлекләреннән чыгып чишәргә тиешләр, дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе.
Күчмә киңәшмәдә шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев озата йөрделәр.
Аерым алганда, шәһәр җитәкчесе Маршал Чуйков урамы, 63 адресы буенча урнашкан тулай торакта булды. Тимур Алибаев сөйләп үткәнчә, элек беренче каттагы биналар буш торганнар, 2011 елда алар торак фонда күчерелгән. Биналарны “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе ҖЧҖ көче ярдәмендә яңадан җиһазландыру һәм яңадан планлаштыру белән 9 торак бүлмә булдырылган. Әлеге бүлмәләр яшь белгечләргә тулай торак сыйфатында махсуслаштырылган муниципаль торак фондка кертелгән. Биш бүлмәдә 10 койко-урын бар, биредә ишегалларын җыештыручылар урнашкан, тагы дүртесендә мәгариф өлкәсендәге яшь хезмәткәрләр яши.
Илсур Метшин Короленко ур., 40 адресы буенча урнашкан биш катлы күпфатирлы йортның беренче катында урнашкан муниципаль милектә саналган кеше тормый торган биналарны карады. Әлеге мәйданнарны торак фондка күчерү, яңадан җиһазландыру һәм торак өлкәсенә караган яшь хезмәткәрләрне урнаштыру планлаштырыла.
“Уңайлы йорт” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә компаниядә 295 ишегалды җыештыручы эшли. Аның сүзләренә караганда, норматив нигезендә компаниягә тагы 300 кеше җитми, хәтта 150-200 яңа хезмәткәр булса да, ишегалды территорияләрен яхшы итеп чистартып торуга ирешеп булыр иде. Ул шулай ук күптән түгел күтәрелгән коммуналь тарифлар ишегалды җыештыручыларына булган ихтыяҗ проблемасын өлешчә чишәргә булышканлыгын әйтте. Шулай итеп, 42 яңа ишегалды җыештыручы хезмәткәр алынган һәм тагы 10ны алу планлаштырыла. Моннан кала, өстәмә акчаларның бер өлешен хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлткәннәр.
Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хезмәт урыны буенча торак бирү – хезмәткәрләрне җәлеп итүнең бер чарасы, Совет заманында бу алым киң кулланылган. Әмма торак биреп кенә кадрлар проблемасын чишеп булмый, дип билгеләп үтте ул. “Бүгенге көндә төп проблема – бу хезмәт хакы. Идарәче компанияләргә үзләренең мөмкинлекләрен эзләп карарга кирәк”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр башлыгы, торак фондка күчерү һәм ишегалларын җыештыручылар өчен вакытлыча торак буларак кулланыр өчен, муниципаль объектларга ревизия ясарга кушты. “Идарәче компанияләргә өстәмә торак фонд мәйданнарын бирү мәсьәләсен без мөмкин булган кадәр чишәргә тырышачакбыз. Әмма идарәче компанияләрдән беркем дә җаваплылыкны төшерми. Норматив срок бар - өч көн эчендә ишегалларындагы теләсә кайсы кар чистартылырга тиеш. Ишегалларын чистартучы булмаса, карны чистарту эше белән кем шөгыльләнүе мөһим түгел – идарәче компания башлыгы яисә район башлыгы көрәк тотып чыга, яисә өстәмә көчләрне җәлеп итәчәкләр. Бурыч куелган, һәм аны теләсә нинди юллар белән чишәргә кирәк”, - диде Илсур Метшин. Ул Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесенә карны чистарту вакытын контрольдә тотарга һәм өч көн үтү белән идарәче компанияләрне штрафка тартырга кушты.