Мэрга бәйле язмаларның күбесе Универсиаданы уздыру һәм “Новая волна”ны Казанда үткәрүне сорап язылган рәсми хат белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 2014 ел нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында үткәрелгән “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы медиарейтингында беренче урынга чыкты.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 22 меңләп чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының хәзерге җитәкчеләре һәм администрация башлыклары керә.
Узган елның федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 30 мең 274,03 пунктны тәшкил итә. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, Илсур Метшинның шәһәр Думасы каршында 2013 ел нәтиҗәләре белән чыгыш ясаган исәп-хисабы турында күп язылган. Үзенең чыгышында Татарстан башкаласы Мэры 2013 елны Универсиаданы үткәрүгә бәйле рәвештә “Казан тарихындагы иң тарихи һәм катлаулы чор” буларак искәртеп үтә. Шулай ук ММЧнда шәһәр башлыгының Казан шәһәре Думасы депутатлары исеменнән РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм яшь башкаручыларның “Новая волна” популяр музыка халыкара конкурсы президенты Игорь Крутой адресына әлеге конкурсны Казанда үткәрү тәкъдиме белән юллаган рәсми хаты турында да күп язылган.
Еллык медиарейтингның икенче урынында – Түбән Новгород шәһәре Мэры Олег Сорокин (9 мең 110,31 пункт), өченче урында – Пермь шәһәре башлыгы Игорь Сапко (8 мең 620,60 пункт).
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин 2014 елның айлык медиарейтингларында һәрвакытта да беренчелекне саклап килде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан башкаласы җитәкчесе 2013 елның медиарейтинг нәтиҗәләре буенча да лидерлык позициясендә иде.