Яңа ел каникулларында туристлар Казанда миллард сумнан артык акча бетергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанга гыйнвар каникулларына 70 меңләп турист килде, бу исә шәһәр бюджетын миллиард сумга баетты дигән сүз. Бүген Иске Татар бистәсендә узган эшлекле очрашуда шундый саннар яңгырады, биредә Казан Мэры Илсур Метшин ТР Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе белән узган елга туристик нәтиҗәләр ясады һәм киләчәккә перспективалар билгеләде.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Евгения Лодвигова, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов катнаштылар.
Иске Татар бистәсе территориясе очрашу урыны буларак юктан гына сайланмады, биредә Кабан күле яр буенда бәйрәмнәр дәвамында яңа ел ярминкәсе оештырылган иде. Илсур Метшинны Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Азат Абзалов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин каршыладылар. Кунаклар татар халык ризыклары, халык һөнәрләре эшләнмәләре, сувенирлар сата торган сату нокталар аша үтте. Биредә шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары өчен балалар таулары, музыкаль шугалак, иҗади остаханәләр эшли. Марат Усманов сүзләренә караганда, декабрь ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр мәйданчыкта 20 меңнән артык кеше булган.
Илсур Метшин урамда оештырыла торган күңел ачу мәйданчыклары форматының кышын да, җәен дә бик актуаль булуын билгеләп үтте.
Яр буенда узган сәяхәттән соң Иван Кузнецов һәм Евгения Лодвигова Мэрга ел буена ирешелгән туристик уңышлар турында сөйләп үттеләр. “Бу елда гыйнвар бәйрәмнәрендә Казанга 70 меңләп турист килде, узган елда бу чорда 48 мең кеше килгән булган. Әлеге 70 мең турист Казанда бер миллирад сумнан артыграк акча тоткан. Әлеге саннар туристларның яшәү, трнаспорт, экскурсия, туклану һәм башка чыгымнарын исәпкә алып исәпләнә. Яшәү урыны өчен 367 миллион сумга якын акча тотылган, ә туклануга – 300 миллион тирәсе”, - дип статистика мәгълүматлары белән бүлеште Иван Кузнецов.
Евгения Лодвигова, үз чиратында, Казан ел барышында туристик базарда уңышлар күрсәтте, бу хакта күптөрле рейтингларда беренче урында булу сөйли дип белдерде.
Туристларның Казанны яратуларын отель һәм рестораторлар да раслыйлар. Бәйрәм вакытында кунакханә фондының йөкләнеше 90% тәшкил иткән.
Илсур Метшин эшмәкәрләргә шәһәрдә туризм үсеше өчен җентекләп эшләнелгән концепция әзерләргә кушты. Вакыйгалы чаралар өчен фонд булдырырга кирәк, аны тулыландыру өстендә Ассоциация эшләргә тиеш, дип белдерде ул.
Узган ел туристлар планында уңышлы булды, бу елда үсеш темпын тагы да күбрәк дәвам итәргә кирәк. Рестораторлар фикеренчә, әлеге мәсьәләне чишүдә Кунакчыллык һәм персоналларны өйрәтү системасы кодексын кертү кирәк.
Очрашу азагында Илсур Метшин катнашучыларга киеренкелекне бетерергә ярамый диде, Казан алга таба да туристларны җәлеп итү буенча рекордлар куярга тиеш. “Туристлык эшмәкәрлеген үстерү – шәһәр алдындагы гына түгел, базар катнашучылары алдында торган бурыч та. Безгә яхшы нәтиҗә бирә торган чаралар уздыру кирәк. Мәсәлән, киләсе ФИНА чемпионатын максималь рәвештә кулланырга кирәк. Киләсе зур чара бары тик 4 елдан соң гына була, бу вакытка үсәр өчен мөмкинлекләр бар”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.